erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Сабантуйда бар кеше дә катнаша алмаска мөмкин...

Татарстанда Сабан туе республика халкы өчен гадәти форматта узачак.

 Татарстанда Сабан туе республика халкы өчен гадәти форматта узачак. Әмма... Бәйрәмне оештыручылар һәм анда килүчеләр өчен кагыйдәләр турында «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде. «Сабантуй районнарда һәм Казан шәһәрендә узачак. Без үз киңәшләребезне бирдек, алар гамәлдә булган күрсәтмәләр. Һичшиксез, Сабантуй уздырылачак территорияне төзекләндерү, шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәү өчен шартлар тудыру кирәк. Бәдрәфләр, мөмкин булганча — кул югычлар, һичшиксез, антисептиклар булырга тиеш», — дип искәртте спикер.   Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтендә оештыручыларга, кешеләр тупланмасын өчен, туклану, сәүдә һәм ярышлар уздыру урыннарын аерым урнаштырырга тәкъдим иттеләр, дип яза агентлык.   Мәйданчык территорияләрендә чирәмне бөҗәкләргә каршы эшкәртәләр. Ведомство хезмәткәрләре мәйданчыкларда сатылачак азык-төлек һәм әзер ризыкларның ассортиментын тикшерәчәк.   «Барыннан да элек, әлеге массакүләм чараларда 60 яшьтән өлкәнрәк кешеләргә, шулай ук прививка ясатмаучыларга катнашмаска киңәш итәбез. Һәм бәйрәмгә чыкканда үзеңдә уңайлы дозировкада антисептик яки дымлы салфеткалар булырга тиеш», — дип киңәш бирде Любовь Авдонина.   Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте башлыгы урынбасары шулай ук эссе сугудан сакланырга кирәклеген әйтте.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Тулырак: https://matbugat.ru/news/?id=33121

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча Арча районы Арча хәбәрләре

2
X