erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Сабантуйда машина отучы Илшат Һидиятов: "Хис-кичерешләрнең чиге юк. Моны аңлатып бетереп булмый..."

Арча егете Илшат машина отты!

Арча шау итә: көрәшче Илшат машина откан! Казанда яшәсә дә, ул безнеке – Арчаныкы!

Шалтыратып,  фикерләрен әйтүчеләр дә булды. Күптән лаек иде инде ул моңа! Аның кебек көрәшче юк! Машинаны ул Арчада отарга тиеш иде! Шәп итеп языгыз әле Илшат турында! Бу сүзләрне үзе көрәшкән, көрәшне яхшы аңлаган ир-егетләр, күпне күргән абзыйлар әйтте.

Илшат Һидиятовның Казанда машина оту хәбәрен ишетүгә без дә бәхетле көрәшчене котларга ашыктык. Машина бит ул! Лада-гранта! Кәефе шәп! Дулкынланган...

– Казан Сабантуе көнне Аккош күлендә булды бу хәл, – дип сөйләде безгә Илшат Һидиятов. – Мин эшләгән Сибур Казаноргсинтез үзе аерым Сабантуй оештырды. Анда бары тик үзендә эшләүче көрәшчеләр генә катнаша. Узган ел көрәштә катнаша алмадым, чөнки эшкә кергәнемә бер ел да юк иде. Узган ел баш батыр булып Дамир Адиятуллин калды. Шулай ук машина бирделәр. Бәйрәмдә генераль директор Айрат Сафин үзе дә бар иде. Шәхсән ул үзе котлады. 100 килога кадәрле көрәшчеләр арасында көрәштем. Авырлыгым җиңел булса, бәлки баш батыр булып кала да алмас идем. Чөнки зур үлчәүдәгеләрне алып салуы кыен.

– Көндәшең кем булды?

– Ахырдан финалда көчле көрәшче Дамир Адиятуллин (авырлыгы 120 кило) белән көрәштек. Көчле көрәшче. Җиңәрмен, дип уйламаган идем. Тәки алып салдым. Хис-кичерешләрнең чиге юк. Моны аңлатып бетереп булмый...

– Ә сез быел мондый ярыш буласын белә идегезме?

– Казан Сабантуе көнне ярыш буласын һәм бүләккә машина биреләсен алдан белә идем. Шуңа да ярышка махсус әзерләнеп килдем.

– Бу предприятиедә кем булып эшлисез? Без сезне көрәшче һәм  тренер дип беләбез.

– Төягечтә шофер булып эшлим. Һәм Арчада 18 яшьтән олырак көрәшчеләргә тренерлык итәм.

– Баш батыр булып, машина откач сөендегезме? Сорамый кала алмыйм...

– Ничек сөенмисең инде! 9 яшьтән көрәшеп, 39 яшьтә беренче тапкыр машина ал әле!

– Беренче тренерың?

– Динар Хәбибуллович Хәлилов.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

–  Кем ул? Без сезне Арча районы Күпербаш егете, дип беләбез.

– Мин бит Казанда туып-үстем! Казанның 62нче мәктәбендә укыдым. Мәктәптә укыганда 9 яшьтән көрәшкә йөри башладым. Иптәш малай баргач, мин дә бардым. Уңышка ирешә, линейкада уртага чакырып котлыйлар үзен. Миндә ак көнләшү туды. Нишләп әле мин калышырга тиеш, мин дә көрәшәчәкмен һәм җиңәчәкмен! Һәркемдә әнә шундый үҗәтлек һәм ак көнләшү булсын иде ул! Мин Арчага 22 яшьтә кайттым. Әни (Әминә) минем Күпербашныкы, әти (Айрат) Чөмә-Елга авылыннан. Күпербашта туганнарда яшәдем. Арчаның 120нче һөнәр училищесын һәм Арчаның педагогия көллиятен тәмамладым. Арча мине кеше итте, дисәң дә була. Арчага мин бик рәхмәтлемен. Район башлыгы Илшат Нуриевка рәхмәт. Көрәшкә зур игьтибар бирә. Бүген Казанда гаиләм белән яшим.

– Беренче зур җиңүегез?

– 18 яшьтә булды ул. Республикада М.Җәлил истәлегенә үткәрелгән көрәш турнирында җиңдем. Җиңүләр булып торды. Россия, Татарстан чемпионнары булуым хакында озак сөйләп булыр иде.

– Көрәштә нәрсә сөендерә һәм көендерә?

– Җиңүләр сөендерә, җиңелүләр кәефкә суга...

– Иң зур җиңелүегез?

– Татарстан чемпионаты финалында. Кайчан икәне хәтердә калмаган. Шуннан җитдирәк шөгыльләнә башладым.

– Бу ярышта барысы ничә көрәшче идегез?

– “Казаноргсинтез” һәм “Нижнекамскнефтехим” компанияләрендә эшләүче 22 көрәшче идек. Җиңүләр яулаган көчле көрәшчеләр. Шуңа да ярышлар каты барды. Үз үлчәвемдә җиңәчәгемә ышаныч бар иде, ә менә баш батыр булып калачагыма – күңелдә шик иде...

– Теләкләрегез.

– Яшьләр көрәшкә күбрәк килсен иде. Көрәш ул тән ныклыгы гына түгел, ул күңел ныклыгы, дәрәҗә дә. Сине тирә-юньдә белә, таный башлыйлар. Син тормышта үз урыныңны табасың. Мин яшьләргә тәмәке тартмаска, хәмер эчмәскә киңәш итәм. Һәм көрәш белән шөгыльләнергә!

– Илшат, сезне зур җиңүегез белән котлыйбыз! Уңышлар!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X