Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Сабантуенда туңдырма 150 сум иде

    Малай чакта без Арча Сабантуена бармый калмый идек.

    Малай чакта без Арча Сабантуена бармый калмый идек. Җәяүләп, малай-шалайга 8–10 чакрымны үтү нәрсә инде ул! Сабантуйда нәрсәләр күргәнбездер – күбесе онытылган. Ә менә кайберләре хәтер сандыгында саклана. Шуларның берсе – туңдырма! Бала вакытта аннан да тәмле ни бар!

    Ул елларда сабантуйларда гына түгел, авыл кибетләрендә дә андый тәмлүшкәләр сатылмый иде әле. Арча Сабантуенда бер-ике урында гына саталар, су буе чират. Сата торгач бетеп тә куя әле ул. Яңадан китергәнне көтәсе.

    Бервакыт туңдырма ала алмагач бер ападан чишмә суы алып эчтек. Туңдырманың бәясе истә калмаган, ә менә суның стаканы – 10 тиен иде. “Суны да акчага саталар инде”, – дип сүгеп кайттык. Чөнки без – авыл балалары өчен бу бик гаҗәп хәл иде. Безнең чишмәләрдә көне-төне агып ята бит ул...

    Тагын бер истә калган вакыйга – станция яшьләренең Арча яшьләре белән сугышуы булды. Ул елларда район Сабантуе хәзерге ипподром урынында уза иде. Шундый итеп  сугыштылар – янәшәдәге бакча рәшәткәләре берсе дә калмады. Ул чорда станция яшьләре белән Арча яшьләре арасында дошманлык көчле иде.

    Шундый итеп сугышканнары без, малайларга, шулай тоелгандыр инде. Чөнки Сабантуйда кемнедер үтергәннәр, дигән хәбәрләр ишеткән булмады. Ул елларда сугыша белеп сугышалар иде.

    Сүз башым туңдырма бәясе иде бит әле. Быел авыл сабантуйларында булган танышларым сөйләгәннәр шаккатырды: берсе әйтә туңдырманы 100 сумга саттылар, башка бәядәгесе юк иде, кибеттә шундый ук туңдырма 30–40 сум тора, ди. Икенче танышыма беренче танышым сөйләгәннәрне сөйләдем.

    – Бу әле арзан булган, бездә 150 сумга саттылар! – димәсенме.

    Реклама

    – Балаларны пони арбасына утыртып шатландырасым килде, – ди тагын бер танышым. – Бәясен әйләндереп килгәч әйтермен, – ди. Әйләнеп килгәч: “500 сум!” – ди. Бирдем инде, ачу килде, билгеле. Шундый юл белән яңа пони алмакчыдыр инде.

    Иран шахына вәзирләре килеп: “Халык ачтан үлә бит, нишлибез?” – дип сораганнар, имеш. “Ник пылау ашасыннар!” – дигән бу. Монда да шулайрак килеп чыга түгелме? Шөкер, бүген берәүгә дә ачлык янамый. Әмма балалар хакы дигән нәрсә дә бар бит әле. Күп балалы, көчкә очын очка ялгап бара алган гаиләләр дә бар бит. Һәр баланың ашыйсы киләдер  туңдырманы. Авыз сулары килеп, ала алмыйча рәнҗеп кире китүчеләре дә булгандыр. Ник аларны шундый рәхәтлектән мәхрүм итәргә? Күбрәк акча эшләп калырга теләгәннәрен дә аңлыйм. Әмма мондый рәхимсезлекне күңел барыбер кабул итә алмый.Акчаларын кая куярга белмәгән байларга сабантуйларда балаларга туңдырма өләшеп күпме савап алу мөмкинлеге бар бит.

    Беркөн хезмәттәшебез кибеттән туңдырмалар алып чыкты. Җәйге эсседә өлкәнрәкләргә дә бик ярап куя ул. Хикмәт монда түгел, бәясендә – 13 сум 50 тиен! Андыйлары да бар икән бит!

    Бәлки бәйрәмнәр алдыннан сәүдәгәрләрне: “Чамасын югалтмагыз!” – дип кисәтеп куяргадыр.

    Хәер, кем нәрсәне ничек кабул итә бит. Быел Арча Сабантуе көнне кемдер салкын, җил дип зарланды. Кемдер шундый рәхәт, эссе түгел, диде. Шахматчылар фигураларны җил очыртты, дип уфтанды.

     

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: