erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Сабый кайнап торган суга пешкән

Тик ана ашыгыч ярдәм чакыртмаган.

Приморье өлкәсендәге Сибирцево авылында 4 августта бер бала кайнар суга пешә. Аны әнисе үзе дәвалап маташа, табибларга соң гына мөрәҗәгать итә. Нәтиҗәдә, баланы коткара алмаганнар.



Фаҗига булган көнне 27 яшьлек әни кеше өй эшләре белән шөгыльләнә. Аның 9 айлык баласы да шунда була. Ул ходункида басып тора, әнисенең эшләгәнен күзәтә.



Бер мизгелдә әни кеше башка бүлмәгә чыгып китә, анда нидер эшли. Караучысыз калган сабый якында торган тумбочка өстендәге чәйнек шнурын тарткан. Кайнар су салынган чәйнек бала өстенә төшкән, сабый икенче дәрәҗәдә пешкән, аның тәненең 20 проценты җәрәхәтләнгән, дип яза "Интертат".



Яшь әни бу хәлне күрә торып та табибларга мөрәҗәгать итмәгән. Ул баласын үзе дәвалап маташкан. Ике тәүлек узгач кына, 6 августта төнлә белән, хатын ашыгыч ярдәмгә шалтыраткан. Ләкин бу вакытта бала үлгән була инде.

Приморье өлкәсе буенча Тикшерү идарәсе җинаять эше ачкан.

Фото: pixabay.com

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/donja/Sabiy-kaynap-torgan-suga-peshk-n-485361/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X