erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Сагынабыз, көтәбез, ышанабыз...

Арчаның 10нчы балалар бакчасы коллективы солдатларга кием-салым, азык-төлек, гигиена чаралары җыеп тапшырган

Хезмәткәрләр бу эшне үзләрендә тәрбияләнүче балаларның ата-аналары белән берлектә башкарганнар. Әйберләрне капларга тутыруда балалар да булышкан.

– Волонтер Юля белән сөйләштем дә, ватсаб аша әти-әниләргә мобилизацияләнгән солдатларыбызга ярдәм итәргә теләвебезне белдердем. Үзем дә көтмәгән идем, алар аны шунда ук күтәреп алдылар. Хезмәткәрләрнең һәрберсе бу эшкә кушылды. Кибеттән сатып алынган, үзләре бәйләгән оекбашлар, перчаткалар, бүрекләр, гигиена әйберләреннән сабыннар, теш пасталары, щеткалары, пластырьлар, бинтлар, юеш салфеткалар алып килделәр. Азык-төлектән токмач, поход шартларында тиз пешә торган ярмалар, шикәр, шоколадлар, гемотаген һәм башкалар бик күп иде. Ике атна эчендә дөнья кадәр әйбер җыйдык, – диде балалар бакчасы җитәкчесе Фәния Гыйззәтуллина.

Җыелган әйберләрне капларга тутыруда балалар да булышкан. Кайсы капка нәрсә салынганын тышына язып, балалар бакчасыннан икәнен күрсәтеп, “Исән-сау әйләнеп кайтыгыз” дигән теләкләр өстәп, зур-зур алты капны хакимият ишегалдындагы складка илтеп тапшырганнар.

Бөек Ватан сугышы елларында безнең илгә җиңү китергән иң асыл сыйфатларның берсе – ул да булса, халыкның бердәмлеге булган. Һәм бу сыйфат Россия халкының канына сеңгән. Нинди генә авыр чорларны кичермәдек, бердәм булу нәтиҗәсендә барысын да җиңеп чыктык. Бәлки, минем белән килешмәүчеләр дә табылыр, әмма бер мисал мине шушы фикергә килергә мәҗбүр итте.

Украинада махсус хәрби операция башланды. Ир-егетләребез үз теләкләре белән шунда китте. Көз мобилизация күңелләрне тетрәндерде. Гаиләләр улларын, ирләрен, туганнарын, әтиләрен яу кырына озатты. Ул чакта йөрәкләр тетрәнде, әмма ата-аналар, абый-апалар үзләрен кулга алды, бердәм булып якыннарына ярдәм итәргә ашыкты. Гуманитар ярдәм төялгән машиналар бер-бер артлы шул якларга юл алды.

Телеграм челтәрдә барлыкка килгән “Без бергә, Арча” волонтерлар төркеменә меңләгән кеше кушылды. Барысы да үзебезнекеләргә ярдәм итүдә үз өлешен кертергә тырышты.

Кемнәрдер җыелышып җылы йон оекбашлар бәйләде, икенчеләр сеткалар үрде, өченчеләре иң кирәк әйберләрдән посылкалар җыйды. Аерым кешеләр генә түгел, авыл җирлекләре, мәктәп, клуб, хәтта балалар бакчалары коллективлары кушылды. 10нчы балалар бакчасы – шуларның берсе. Ә дүртенче балалар бакчасында әзерлек төркеме балалары тәрбиячеләр, әти-әниләре белән берлектә солдатлар өчен фетрдан төрле формада “йөрәкчекләр” (гаилә саклагычы – оберег семьи) теккәннәр. “Алар сезнең күңелләрегезне җылытсын һәм сезне түземсезлек белән көтеп торуыбызны исегезгә төшерсен”, – ди балалар бу гамәлләре белән.

– Безнең бу эшкә керткән өлеш моның белән генә бетмәде әле. Педагоглар бергә җыелып маскировка өчен сетка да тектек. Аларның барысын да музыкаль хезмәткәребез Раушания Закирова тиешле урынга илтеп тапшырды, – диде өлкән тәрбияче Айзирә Галләмова.

Апаз мәктәбе директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары Гөлназ Фәйзиева белән дә элемтәгә кердек.

– Арчаның волонтерлар төркемендә идем мин. Тик барып йөрергә ерак булгач аннан чыгарга мәҗбүр булдым. Әмма эшне туктатмадым. Укытучылар белән әйберләр – җылы оекбашлар, перчаткалар, пледлар, одеяллар, бинтлар, ваталар, гигиена кирәк-яраклары, бозылмый торган азык-төлек җыйдык. Апаз авыл җирлегенә авыл халкы китерде. Маскировка өчен сетка бәйләүне дә планлаштырабыз, – диде ул.

Маскировка өчен сетка бәйләүгә килгәндә, күпербашлар бу эшкә аеруча актив тотынган.

– Волонтер Алинә Латыйпова әнисе Гөлназ Минһаҗевага: “Әни, сетка үрәсе бар, өлгермибез”, – дигән.  Ул ярдәм итә алмыйсызмы, дип безгә  мөрәҗәгать итте. Риза булдык. Авылның ватсаб төркеменә яздык. Ринат исемле егетебез агачтан каркасын ясап бирде. Бик күп кеше җыелды. Олы апаларга кадәр килде. Материалларын да үзләре белән алганнар иде. Китапханәче, мәдәният йорты хезмәткәрләре, балалар да кушылды. Сәгать ярым-ике сәгать эчендә бер сетканы үреп тә бетердек. Күңелсез булмасын өчен җырлый-җырлый эшләделәр. Ике сетка булды инде. Моның белән генә тукталырга уйламыйбыз, – диде Күпербаш мәдәният йорты җитәкчесе Миләүшә Вәлиева.

Күпербаштан дүрт егет киткән. Берсе махсус хәрби операция зонасында, берсе Саровта, икесе әлегә “Казан Экспо“да икән. “Китапханәче Алсу Иванова, Мәдәният йорты җитәкчесе Миләүшә Вәлиева һәм сәнгать җитәкчесе Сөмбел Заһидуллина исеменнән ярдәм кулы сузган барлык авылдашларга рәхмәт җиткерерсез инде“,  – диделәр кызлар.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

“Гуманитар ярдәм китә, әмма безнекеләргә барып җитми”, – дип зарланучылар бар. Редакциягә дә керделәр. Интернет челтәрләрдә чыккан видео бу фикерләрне тагын да күпертеп җибәрде. Әмма видеода күрсәтелгәннәр дөреслеккә туры килми, барып җитә икән бит. “Рәхмәт, ярдәмегезне алдык”, – дигән хәбәрләр килә инде. Адреслы посылкаларның ияләренә барып ирешүе турында да мәгълүматлар бар.

Шуларның берсе Арчада яшәүче Ахуновлар гаиләсе. Руфина Ахунова белән сөйләштек. Аның ире Фәнис 26 сентябрьдә мобилизацияләнгән, октябрь башында махсус хәрби операция барган җиргә киткән.

– Шалтырата. “Нормально”, – ди. Сораган әйберләрен, азык-төлек тутырып аның исеменә посылка әзерләдек һәм район хакимияте аша җибәрдек. Шалтыратып посылканы алуы турында хәбәр итте, – диде Руфина.

Фәниснең әти-әнисе дә Арчада яши. 5 һәм 3 яшьлек ике баласы бар. “Әтиләрен бик яраталар иде. Сагыналар, елыйлар, көтәләр. Кайда икәнен беләләр. Кайчан бетә дә, кайчан кайта инде, дип сорыйлар. Исән-сау гына кайтсыннар. Барысы да”, – диде Руфина Ахунова.

Апаздан Гөлназ Шәрипова да ире Ранискә посылка җибәргән. “Туганнары Кукмара районыннан салды. Апаз авыл җирлеге ярдәме белән. Анысын алган, шалтыратып әйтте. Без Питрәч районы Көек авылы чиркәве атакаена чыктык. Ул үзе илтеп биргән. Һава торышы бик начар булу сәбәпле, әле складка гына бушатып торганнар, анысы барып җитмәгән. Әмма алыр, дип ышанабыз”, – диде Гөлназ.

– Ә ул кешеләрне кайдан таптыгыз?

– Телеграмда төркемнәр бар бит. Шулар аша элемтәгә чыгабыз. Адресын язабыз да илтеп бирәбез.

– Шалтыратып торамы?

– Сирәк кенә. Берничә секунд сөйләшеп ала. Ике балабыз бар. Берсенә 10 яшь, икенчесенә 3 ай. Алар турында сорый. Исәнлеген белеп торгач, без шат инде, – диде Гөлназ.

Адреслы посылка алучылар районда тагын бар. Алар турында да язарбыз. Иң мөһиме, өметне өзмик.

Аннан районда маскировка өчен сеткалар үрү буенча эш бара. Волонтер Раушания Закирова оешмаларга йөреп, осталык класслары үткәрә, сеткаларны урнаштырып бирә. Район үзәк хастаханәсе, балаларны тернәкләндерү үзәге, үзәк китапханә, балалар бакчалары коллективлары актив кушылып киткән инде.

– Бу сеткалар махсус хәрби операция барган урында күренмәсен өчен хәрби техниканы каплау өчен кирәк. 20 декабрьгә кадәр. Вакыт аз калды. Кушылырга, ярдәм итәргә теләүчеләр булса, миңа 89393798892 телефонына шалтырата аласыз. Мин киләм, материалларны кисеп, сетканы урнаштырып бирәм, – диде Раушания Закирова.

Җылы киемнәр, гигиена, медицина кирәк-яраклары, бозылмый торган продуктлар һәм башка әйберләр җибәрергә уйласагыз, район хакимияте ишегалдындагы складка илтеп тапшыра аласыз. Ә акчаны 89625562525 номерына ачылган счетка (сбербанк, сбп кушылган) Руслан Ахлиманович Әһлиев исеменә күчерергә була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X