erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Сагыналар, елыйлар, көтәләр

Шалтырата. “Нормально”, – ди.

“Гуманитар ярдәм китә, әмма безнекеләргә барып җитми”, – дип зарланучылар бар. Редакциягә дә керделәр. Интернет челтәрләрдә чыккан видео бу фикерләрне тагын да күпертеп җибәрде. Әмма дөреслеккә туры килми, барып җитә икән бит. “Рәхмәт, ярдәмегезне алдык”, – дигән хәбәрләр килә инде. Адреслы посылкаларның ияләренә барып ирешүе турында да мәгълуматлар бар.

Шуларның берсе Арчада яшәүче Ахуновлар гаиләсе. Руфина Ахунова белән сөйләштек. Аның ире Фәнис 26 сентяберьдә мобилизацияләнгән, октябрь башында махсус хәрби операция барган җиргә киткән.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Шалтырата. “Нормально”, – ди. Сораган әйберләрен, азык-төлек тутырып аның исеменә посылка әзерләдек һәм район хакимияте аша җибәрдек. Шалтыратып посылканы алуы турында хәбәр итте, – диде Руфина.

Фәниснең әти-әнисе дә Арчада яши. 5 һәм 3 яшьлек ике баласы бар. “Әтиләрен бик яраталар иде. Сагыналар, елыйлар, көтәләр. Кайда икәнен беләләр. Кайчан бетә дә, кайчан кайта инде, дип сорыйлар. Исән-сау гына кайтсыннар. Барысы да”, – диде Руфина Ахунова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X