erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Сагынуга гына түзәрсез

​​​​​​​Хәрби комиссариатта армиягә чакырылучылар һәм аларның ата-аналары белән очрашу үтте. 

Хәзер хәрби хезмәткә хәтта укуларын ярты юлда калдырып (кайткач дәвам итү максаты белән) китүчеләр күп. Бер ел озак вакыт түгел, хезмәт итеп кайтасың да, тынычлап йөрисең. Теләгән урыннарына эшкә керү өчен бу зур плюс та. Чөнки хәзер беренче чиратта армия хезмәте турында сорыйлар.

Ә Арча һәм Әтнә районнары буенча хәрби комиссариатта егетләрне армия сафларына очрашулар оештырып озату гадәте көннән көн киң колач ала. Шуның белән генә бетсә иде әле, юк, хәрби комиссар үзе ел дәвамында һәр хәрби часть командиры белән элемтәдә тора. “Безнең егетләр артында ныклы терәк барлыгын белсеннәр”, – ди ул. Котлау открыткалары турында күп яздык инде. Күз алдына китереп карагыз, хезмәт иткән частька район башлыгы исеменнән котлау открыткасы килеп төшә. Башка солдатлар арасында шунда ук бер генә түгел, әллә ничә башка үсеп китәсең.

Хәрби комиисариатка чакырып булачак солдатлар каршында уллары хезмәт иткән часть командирларыннан Рәхмәт хатлары тапшыру да матур гадәткә әверелде. Аны алган аналар белән аралашканым бар. Нинди зур горурлану хисе кичерә алар! Бу очрашуда да ике анага шундый хат тапшырылды.

– Минем улым Ирек Габделхаков бишенче гимназиядә укыды. Укырга кергән иде. Тик үзе теләп армиягә китте. Казанда хезмәт итә, – диде Арчадан әнисе Фәридә Илдусовна. – Икенче улым быел 11 сыйныфны тәмамлый. Ул укырга керергә планлаштыра. Аның да фикере үзгәреп куймаса...

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Минем улым Равдэль Низамиев Балашихо шәһәрендә росгвардиядә хезмәт итә. Беренче мәктәптә укыды. Аннан Арчадагы гуманитар–техник техникумга керде. Һәм армиягә китте. Мәктәбенә дә рәхмәт хаты килгән. Фоторәсеме стендта тора. Икенче улым Руслан да техникумда укый. Хәрби комиссариат аша ДОСААФ оешмасында һөнәр үзләштерә. Икенче курстан соң армиягә барам, ди. Абыйсы вакытында барып кайт, дигән. Ә ул аның сүзен тыңлый. 15 ел инде иремнең вафатына. Равдэль Руслан өчен абый да, әти дә. Шуңа теләге булган кешене тоткарламагыз, җибәрегез, дип үзебез хәрби комиссар янына кердек. Егетләр, армия хезмәтеннән курыкмагыз, – диде Әлфия Низамиева.

Бу көнне сигез егетне армия сафларына да озаттылар. Мәскәү якларына. Истәлеккә бүләкләр биреп, изге теләкләр җиткереп, догалар укып. Егетләр белән очрашу кичәсенә район прокуроры Фәнис Шәйхаттаров та килгән иде.

– Хәзерге армия авыр түгел инде. Сагынуга гына түзәрсез. Бер ел үтә дә китә ул, борылырга да өлгермисез. Исән-сау гына булыгыз, – диде улын озатырга килгән Александр Кучеренко барлык егетләргә мөрәҗәгать итеп. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча Арча районы Арча хәбәрләре

2
X