erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Сак булыгыз! Синоптиклар кисәтә!

Республика территориясендә аномаль эссе һава торышы саклана.

Иртәгә, 15 июльдә, Татарстанда һава шартларының бозылуы көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә. Төнлә республикада урыны белән яңгыр явачак. Төнлә һәм көндез яшенле яңгыр, урыны белән боз явуы ихтимал. Җилнең тизлеге көчәйгәндә секундына – 15-20, төнлә исә яшен вакытында 23 метрга кадәр җитүе көтелә.
Казанда төнге һәм иртәнге сәгатьләрдә урыны белән яшенле яңгыр явачак, көньяк-көнчыгыштан искән җилнең тизлеге көчәйгәндә секундына 15-20 метрга кадәр җитәчәк. Республика территориясендә аномаль эссе һава торышы саклана. Шуның аркасында Татарстан шторм кисәтүе игълан ителде.
Татар-информ

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X