Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Сак булыгыз: талпан!

    Тиздән җәй. Агачлар беренче яфракларын чыгарырга да өлгермәде, инде районда урман бете (талпан) тешләгән 15 кеше билгеле булды. Безгә бу турыда Арча, Биектау районнарының “ТРның гигиена һәм эпидемиология үзәге” табиб-эпидемиологы Эльвира Шәйхуллина хәбәр итте. Һәм без эпидемиологка берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек.

     

     

    – Эльвира Гаделҗановна, талпан тешләве куркынычмы?

    – Талпан кеше сәламәтлеге өчен куркыныч тудыручы бөҗәк. Алар күп төрле. Ул кеше тәненә кадалып, энцефалит чире генә түгел, башка йогышлы чирләр дә йоктырырга мөмкин. Талпан йоктыручы инфекцияләр елдан-ел арта бара. Татарстан Республикасы территориясе шул инфекцияләрнең берсе – боррелиоз буенча, ә күп кенә районнар һәм Казан да энцефалит буенча имин булмаган төбәк булып тора. Талпан энцефалиты – авыр чир. Ул үзәк нерв системасын зарарлый. Сиздермичә үтәргә дә мөмкин. Әмма кайчакта ул үлем белән тәмамланырга яки кул, муен параличы аркасында гарип калдырырга, эпилепсиягә, хәтта акыл зәгыйфьлегенә китерергә мөмкин.

    – Боррелиоз нинди чир?

    – Боррелиоз чире кешенең хәрәкәт аппаратын, нерв һәм йөрәк-кан юллары системасын, озак кына эшкә яраксызлыкка, гариплеккә китерергә сәләтле. Моңарчы талпан кадалган урын кызарып, уртасы агарып тора иде. Соңгы вакытта күп очракларда хәтта талпан кадалган урын үзен сиздермәскә дә мөмкин. 

    – Бу инфекцияләрнең беренче билгеләре?

    – Инфекцияләр төрле булса да, алар күп яктан охшаш. Ул чирләрнең яшерен чоры 1-2 көннән 40 көнгә кадәр. Инфекция йоктыручының температурасы 37,5 – 38 градуска күтәрелә. Хәлсезлек, ярсучанлык күзәтелә, косасы килә. Әгәр дә талпан тешләгәннән соң бу билгеләр күзәтелсә, кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Никадәр диагноз иртә куела, чир шуның кадәр дәвага тизрәк бирешә. Аны дәвалау да кыйммәт тора.

    – Инфекцияне йоктырмас өчен нишләргә?

    – Табигатькә чыкканда саклану чараларын алдан күрергә кирәк. Бигрәк тә химик препаратлар белән эшкәртелгән махсус кием кию нәтиҗәле. Әгәр дә андый костюм юк икән, мөмкин кадәр ябык киемнәр кияргә кирәк. Аякта озын кунычлы аяк киеме булсын, аның эченә чалбар, спорт штаннарын әйбәтләп җыеп тыгарга, гольфа яки оекбашның резинкасы тыгыз булсын. Өстәге киемне чалбар, спорт штаны эченә тыгарга, җиңнәр талпан кермәслек итеп кулга ятып торсын. Башта капюшон яки яка эченә әйбәтләп кереп торган яулык, башлык булса яхшы. Бер төслерәк кием кисәгез, анда урман бете ачыграк күренә.

    – Халыкта урман бете агач башыннан өскә сикерә, дигән сүз бар. Янәсе ул үзенең корбанын югарыдан күзәтеп тора.

    – Бу ялгыш фикер. Талпан югарыдан агач, куаклык-

    лар башыннан сикереп төшми. Алар, киресенчә, урманның аскы ягыннан үзенең корбанын көтеп тора. Нәкъ менә астагы яшеллектә талпанга кояштан качарга һәм үзенең корбанын очратырга уңайлы.

    – Талпан кермәдеме икән дип, үз-үзеңне, бер-береңне тикшереп торуның бер тәртибе бармы?

    – 1,5–2 сәгать саен үзеңне һәм бер-береңне тикшерергә кирәк. Талпан ул тәнгә шунда ук берекми. Гадәттә алар тире юка урыннарга берегә. Мәсәлән, колак артына, муенга, култык астына, башка чәч арасына һ.б.

    – Табигатькә чыкканда нинди урынга туктарга?

    – Урманда яки агачлыкта туктау өчен һәм куна барганда күп булып яшеллек үсмәгән урыннарны, комлык, коры наратлыкны сайларга кирәк. Кайчакта талпан чәчәкләр, ботаклар, кием белән дә өйгә керергә мөмкин.

    – Талпан кадалган очракта нишләргә?

    – Тиз арада тәннән алырга тырышырга кирәк. Әмма тәндә талпан өзелеп калырга тиеш түгел. Яраны йод белән эшкәртергә, талпанны  инфекциягә тикшерү өчен савытка салып, медицина учреждениесенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Талпанны хезмәткәрләр лабораториягә җибәрә.

    – Инфекция эләктермәс өчен  иң нәтиҗәле чара нәрсә?

    – Территорияләрне талпанга каршы препаратлар белән эшкәртергә  һәм көзге якта талпанга каршы вакцина ясатырга кирәк. Бер елдан соң прививканы кабат ясатасың. Аннан соң өч елга 1 тапкыр.

     

    Реклама

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: