erid:2VtzquqpS7d
Сак булыгыз, талпаннар активлаша: энцефалит эләктерүчеләр бар
Арча яңалыклары

Сак булыгыз, талпаннар активлаша: энцефалит эләктерүчеләр бар

Россиядә талпаннар активлашкан. Алар яз айларындагы кебек үк кеше тормышына куркыныч тудыра.

Россия Фәннәр академиясе каршындагы М.П. Чумаков исемендәге биология антивируслар үзәге лабораториясенең әйдәп баручы хезмәткәре, биология фәннәре кандидаты Оксана Белова шул хакта кисәтә, дип яза “Известия”.

Көз көне урманнарда, болыннарда һәм далаларда талпаннарның сезонлы активлашуы күзәтелә. Алар кешеләргә һәм хайваннарга зыян сала. Мондый очраклар Россиянең барлык территорияләрендә дә теркәлә башлаган.

“Себер һәм Ерак Көнчыгышны күздә тотсак, тайга талпаннары көзен чыкмый. Әмма урман талпаннарыннан тыш тагын болын һәм дала талпаннары бар. Алар башка төрлерәк. Андыйлар елга ике тапкыр активлаша һәм мондый төр талпаннарны без Россиянең барлык территориясендә дә очрата алабыз. Көзен бу хакта онытырга ярамый”, - ди Белова.

Мисал өчен, соңгы атнада Санкт-Петербург каласында гына да 500 кеше талпан тешләгән 500 кеше мөрәҗәгать иткән. Аларның берсендә энцефалит табылган.

Эксперт талпаннарның теләсә кайсы сезонда да куркыныч тудыруы хакында кисәтте. Саклану чаралары да шул ук булып кала бирә.  

http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/sak-bulygyz-talpannar-aktivlasha-entsefalit-elkterchelr-bar

 

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең МАКС каналыннан  да белә аласыз

 


Нет комментариев