Реклама
Синоптиклар аномаль суыклар 26 февральгә кадәр сузылачак дигән фараз җиткерә.
Соңгы көннәрдә Татарстан территориясендә аномаль суыклар күзәтелә. Киләсе атнага алар тагын да көчәячәк. 21 һәм 22 февраль көннәрендә төнлә һәм иртән 24-31 градус салкын була, урыны белән термометр -38 градус күрсәтәчәк
дип фаразлана. Көндезге температура -22-27 градус тәшкил итәчәк. Синоптиклар аномаль суыклар 26 февральгә кадәр сузылачак дигән фараз җиткерә.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз