Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Сак булыйк: коронавирустан тагын 6 кеше үлгән

    Аллам сакласын!

    Татарстанда коронавирустан тагын алты кеше үлгән
    26 мартка мәгълүматлар буенча, республикада 1843 кеше Covid-19 инфекциясеннән үлгән.
    (Казан, 26 март, «Татар-информ»). Узган тәүлектә Татарстанда дүрт ир-ат һәм ике хатын-кыз коронавирус корбаны булган.

    «Агымдагы елның 26 мартына мәгълүматлар буенча, республикада 1843 кеше Covid-19 инфекциясеннән үлгән. Ә узган тәүлектә алты кеше ковид корбаны булган», — дип хәбәр итә Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте.

    Реклама

    Шулай итеп, 1931, 1939, 1952, 1956 елларда туган дүрт ир-ат һәм 1935, 1958 елларда туган ике хатын-кыз үлгән.

    Росстат мәгълүматлары буенча, Россиянең төрле төбәкләрендә, һәм Татарстанда да коронавирустан теркәлгән һәм теркәлмәгән үлем очраклары арасында аерма күзәтелә. «Татар-информ» хәбәр иткәнчә, республикада узган тәүлектә коронавирус йоктыруның 283 яңа очрагы  Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/incident/26-03-2022/tatarstanda-koronavirustan-tagyn-alty-keshe-lg-n-5852185

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: