erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Сакланыйк!

Коронавирус бүген иң әһәмиятле һәм җитди мәсьәләләрнең берсенә әверелде. Телевизорны ачсаң да, сүз гел шул турыда бара

 

Әле аптекага кергән идем, сүз уңаеннан: “Маскалар бармы?” – дип сорадым. “Юк”, – дип җавап бирделәр. “Нишләп юк? Шулкадәр алалар мыни соң аларны?” – дип сорыйм. Дөресен генә әйткәндә, маска сатып алганны да күргән юк. “Больницага, мәктәпкә барасы бар, дип алалар...” – диде сатучы.

Чираттагы шимбә киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов:

– Без бу мәсьәләләрне контрольдә тотабыз, – дип сөйләде. – Бүген кайбер илләр хәлендә калмас өчен бигрәк тә читкә кереп-чыгуларны контрольдә тоту аерата мөһим. Мин бигрәк тә мәгариф системасына мөрәҗәгать итәм. Хәзер каникуллар. Балаларның чит илләргә чыгуларын бөтенләй тыярга кирәк дип саныйм. Оештырылган төркемнәрне мөмкин кадәр чикләргә. Бүген вокзаллар  һәм гомуми туклану нокталары бигрәк тә куркыныч тудыра. Әгәр дә килеп чыга икән инде, ике атналык карантин булачак. Бөтен дөнья бу системаны куллана. Мин муниципалитетларның башлыкларына мөрәҗәгать итәм – барлык мәктәп директорлары аңласын иде – җиңел караш булырга тиеш түгел. Без барлык саклану чараларын кулланырга тиеш.

Саклану чаралары. Без бу турыда кат-кат язып, сөйләп торсак та артык булмас. Мәктәпләрдә дә эш бара. Әти-әниләр белән коронавирустан саклану кагыйдәләре, авырган очракта нишләргә – ватсап аша (бергә җыелырга ярамый!) өйрәнәләр. Без бу хакта Арча, Биектау районнарында федераль сәламәтлек саклау бюджет учреждениесе “Гигиена һәм эпидемиология үзәге” табиб-эпидемиологы Эльвира Шәйхуллина белән дә сөйләштек.

– Эльвира Гаделҗановна, коронавирусны элек тә булган дип әйтәләр.

– Вируслар үзгәрергә мөмкин. Хәзер коронавирусның яңа төре “SARS-CoV-2”не ачык-ладылар.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Элеккегеләрдән ул нәрсәсе белән аерыла?

– Әлегә ул ахыргача өйрәнеп бетмәгән. Бу яңа төр инфекция организмга эләксә, ул бик тиз тарала һәм коронавируслы үпкә ялкынсынуы китереп чыгара. Салкын тиеп авыру билгеләре сизелүгә кичекмәстән табибка күренергә кирәк. Ул дәвага бирешә.

– Саклану чаралары.

– Инфекция һава-тамчы, һава-тузан юлы белән күчә. Районда коронавирус әлегә теркәлмәгән. Иң мөһиме – хафага бирелмәскә! Тиешле кагыйдәләрне үтәргә кирәк. Кеше күп урыннарга бармаска. Чит илләргә чыкмаска. Кулларны сабын белән юарга. Сакланырга! Сәламәт тормыш рәвеше алып барырга кирәк.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X