Арск-Информ
  • Рус Тат
  • "Салам эскертендә куыш ясап, балалар белән бер атна шунда кундык"

    Көчкә, балалар хакына, исән калдым.

    Ашабашта яшәүче Халидә Әсхәдуллина белән аралашу мине тетрәндерде. Ярты елда алты якын туганыңны салкын җир куенына илтеп сал әле.

    Уч төбе кадәр генә йөрәккә ничек шуның кадәр борчу-хәсрәт сыя ала икән? Яратмаган кешең белән гаилә кору, аерылышу, ялгыз өч бала тәрбияләү, эшсезлек, акча җитмәү... Өч сәгатькә якын сөйләшеп утырдык Халидә белән. Өйгә кайткач та тынычлана алмадым...

    Биектау районының Татар Әйшәсе авылында ишле гаиләдә туып-үсә ул. Әти-әнисеннән әйбер сорарга күнекмәгән кыз 14 яшеннән фермага савымчы булып керә. Бераз акча булса, киемнәремне юнәтәм дә, Казанга китәм, дип хыяллана. Чыннан да шәһәргә барып училищега тегүчелеккә укырга керә кыз. Тик училище озакламый тарала, әмма Халидә югалып калмый, Арчага кайтып училищеда укуын дәвам итә.

    –  2нче курста мине бер белмәгән кешегә кияүгә бирделәр. 4 ел яратып йөргән егетем бар иде. Ашабашныкы. Әти-әни аның белән очрашуыма каршы төште, – дип сөйләп китте Халидә. – Бервакыт Сарай-Чокырчага дус кызымның туена бардым. Бер егет белән таныштык. Дөресе, биедек кенә. Ә ул икенче көнне абыйсы белән мине эзләп авылга килде. Мине ошаткан, өйләнергә тели, имеш. Мин абый кайтты, дип торам, машинасы да нәкъ шундый, йөгереп каршына чыктым әле. Ә алар туры әти янына кереп киттеләр. Миннән рөхсәт сорау юк, әти ризалыгын биреп тә куйган. Шимбә көнне никах укытырга дип әзерләнеп тә килгәннәр. Югалып калдым. Ризамы, дип сораган муллага мин түгел, туганым җавап бирде. Ә мин еладым да еладым.

    Шулай Балык Бистәсе районының Олы Елга авылында яши башлый Халидә. 2 баласы туа. Тик тормышы тәмугъка тиң була аның.

    – Ирем эчә, көнләшә, кайта да кыйный. Нервларым какшап 3 ай хастаханәдә яттым. Әниләргә шалтыратмасын, дип телефонымны яшереп куйды. Ул кайтышка балаларымны күтәреп бакчага чыгып качам. Арт якта салам эскерте бар иде. Шунда оя ясап, бер атна балалар белән кундык. Иртән ирем эшкә киткәч җылынырга өйгә керәбез. Ноябрь ае иде. Кар яуды. Суык. Ничек итсәм иттем, телефонны эзләп таптым. Җизнигә шалтыраттым. Икенче көнне үк килеп җитте. Документларымны гына алдым да, бар нәрсәне калдырып аларга иярергә булдым. Ирем кайтып җитте. “Китәсеңмени?” – ди. “Кыйнап үтергәнче котылыйм. Минем яшисем килә. Балаларым хакына”, – дидем. Ул вакытта миңа нибары 27 яшь. Апаларга кайттык. 6 бала, апа-җизни, әти-әни һәм...  3, 5 яшьлек ике бала белән мин. 2 көннән Бөреле совхозына ательега эшкә кердем. Тик хезмәт хакы аз иде. Аннан өйдә минем балаларга көн юклыгын белдем. Апаның балалары аларны хәтта идән астына ябып тота икән. Ферманың кызыл почмагыннан бүлмә бирәбез, дигәч савымчы булып урнаштым. Хезмәттәшләрем бик ярдәм итте. Тыныч, дип балалар да сөенде.

    Әмма 2 айдан тагын аны эзләп ире килә. Гафу итүен сорый. Хатын-кыз шундый бит инде ул, җылы сүзгә эри дә төшә. Аннан бер ялгызына гаиләне алып бару да җиңел түгел. Тагын бер кат сынап карарга була Халидә. Тик...

    – Эшкә урнашты. Фатирга кереп яши башладык. Әмма арага тагын аракы килеп керде. Берсендә толымымнан бөтереп алып башымны бора башлады. Балалар кычкырган тавышка күршеләр йөгереп чыкты... Мин аны башка өйгә кертмәдем, – диде Халидә. – Тик баш мием селкенгән иде. Эшкә чыга алмадым. Ашарга бетте. Бер атна ач утырдык. Тагын яхшы кешеләр ярдәм кулы сузды. Бер савымчы апа бер табак өчпочмаклар пешереп алып килде. Талон язып бирделәр. Азык-төлек җыйдык. Ә бер хатын Казанга үзе эшләгән заводка чакырды. Ир-атлар хезмәте иде. Төнге смена да бар. Кая барасың? Балаларны бикләп чыгып китәм, дөрес, миңа шалтыратып хәлләрен белеп торырга рөхсәт бирделәр. Хуҗалар ярдәм дә иттеләр. Йөрергә якынрак дип Чыпчыкта фатирга кердем. Бераз аякка бастык. 6 ел эшләдем, слесарь-универсал булдым. Тик... бармагым станокка эләкте. Озак төзәлде. Кыскартуга эләктем.

    Аннан Халидә дачалар бистәсен саклый, тик бу эшнең балалары өчен куркыныч булуын аңлый. Аеруча кышын. Берүзе. Бер кафега пилмән ясаучы булып керә. Баласы авырып китеп хастаханәгә эләгә, хуҗасына бу ошамый. Икенче кафега урнаша. Әнисе авырып китә. Авылга кайтырга мәҗбүр була.

    – Шунда Кәчедә савымчы булып кайткан кешегә йорт бирәләр икән, дип ишеттем. Киттем. Ферма өенә урнаштырдылар. Электр өчен түләмәссең, диделәр. Анысы да зур файда. Балалар Кәче мәктәбендә укый башлады. Миңа да булыштылар. Шунда вакытта әни вафат булды, – диде Халидә. –Бер танышым миңа: “Бу хезмәт хакына тилмереп йөрмә. “Ак барс” агрокомплексы” ширкәтенә бар. Анда өй дә бирәләр”, – диде. Югалтыр әйберем юк, барырга булдым. Хуҗалык җитәкчесе сүзендә тормады, электр өчен дип хезмәт хакымны алып калды. Бер тиенсез ике бала белән чыгып киттем. Йорт бирделәр. Хәтта үзем сайлап алдым. Хуҗалык җитәкчесе Шәйдулла Сәлахов аванс түләде, кибеттән азык-төлек яздырып алырга кушты. Фермага килеп хәлләремне белеп торды.

    Әмма кайгы-хәсрәт гел артыннан йөри аның. Монда да эзләп таба. Бервакыт телефон шалтырый. Полициядән. “Апагыз белән кызының телефоннарын алып керделәр. Эштән кайтышлый тимер юлны аркылып чыкканда машиналарын поезд бәреп, әллә никадәр ара өстерәп барган. Шофер да, алар да һәлак булган”. Халидәгә бу сүзләр томан аша гына ишетелгәндәй була. “Нигә һаман миңа, нигә?” – дип өзгәләнә яшь ханым. Үзен кулга алырга тырышып авылга ашыга ул.

    – Аларның гәүдәләрен алып кайтмаганнар да иде әле. Әмма опека бүлегеннән килеп җиткәннәр. Апаның өч балигъ булмаган баласын балалар йортына алып китәргә дип. Бөтен авыл җыелган. Елашалар. Мин балаларны җибәрмим, үзем тәрбиялим, дидем. Апам балалары бит алар. Бер кан. Ни күңелем белән балалар йортына җибәрим. Шәйдулла Имамович та ярдәм итәргә вәгъдә бирде, – диде Халидә. – Тик монда да каршылык килеп туды. Беренчедән, балаларның авылдан китәсе килмәде. Моны аңлап алган күрше хатыны акча өчен генә сезне алырга тели ул, дип миңа каршы котыртып, балаларны үзенә алып калды. Хәтта безнең белән аралаштырмады да. Әтине, апаның 19 яшьлек улын, Чечняда булып кайткан инвалид абыйны яныма алдырырга булдым. Хуҗалык җитәкчесе эш булыр, диде.

    Тик... Язмыш кайвакыт шундый кырыс була. Нигә сынауларны һаман бер кешегә генә бирә икән Ходай. Яраткан бәндәсенә, диләр. Бу очракта яратмавы хәерлерәк тә булыр иде.

    – Абый аягын сындырды. Әтигә инсульт булып үлеп китте. Өйгә ут кабып, абый белән энем һәлак булды. Абыйдан бер уч тире кисәге, энемнән эчәгесе генә калган иде. Курчак кадәр генә итеп ясап алып кайттылар. Шуларны күмдек, – диде күз яшьләрен тыя алмыйча Халидә ханым. – Бу хәсрәткә ничекләр түзәргә кирәк? Я, әйтегез әле.

    Йөрәген тотып бөгәрләнеп төшкән әнисе янына кечкенә улы йөгереп килде. Чокыр белән су бирде. “Бөтенесе дә синең өчен, әнием”, – диде бала әнисенең рәхмәтенә каршы. Халидә яшь аралаш елмаеп баласын күкрәгенә кысты.

    – 5нче сыйныфта укыганда ук шигырьләр яза идем. Газеталарда да басылды. Бу хәсрәтләрдән соң яңадан кулыма каләм алдым. Кеше белән сөйләшә алмаганнарны шигырь юлларына тездем, шуннан үземә юаныч таптым, – диде Халидә. – Бервакыт интернетта утырганда 1997 елдан бирле очрашмаган беренче мәхәббәтемә юлыктым. Шул икәнен төгәл белү өчен хәбәр язып җибәрдем. Бер атнадан соң гына җавап бирде. Икенче көнне кайтып та җитте. Миңа үч итеп бер кызга өйләнгән, тик балалары булмаган, аерылышканнар. Аннан үзеннән 25 яшькә олы хатын белән яши башлаган. Очрашкач, минем яннан китә алмады. Ниһаять, язмыш миңа да йөз белән борылды. Мин бәхетле. Янымда яраткан кешем, балаларым. Ирем аларны үзенекеләр кебек кабул итте. Бала көтүемне белгәч, иремнең сөенүен күрсәгез икән. Әмма үзен сиздерергә генә өлгергән сабыемны да югалта яздым бит әле. Эштә вакытта бер тана мине бәреп екты, икенчесе өстемнән чыкты. Туасы җан булгандыр инде, балама зыян килмәде. Бу хәлдән соң ирем безне туган йортына алып кайтып китте. Ике көннән миңа авыл мулласы шалтырата. Хәл белеп. “Сезнең йортны яшен сукты. Ут камап алды. Китеп өлгерделәр микән,” – дип белешүем иде, – диде. Аллаһы Тәгалә безне рәхимсез үлемнән саклап калган икән бит!

    Ашабашта алар башта иренең әти-әниләрендә яшиләр, балалары туа, аннан ана капиталына иске генә булса да бер йортны сатып алалар. Тормыш рәтләнә башлый. Тик озакка түгел, яңа күңелсезлекләр калкып чыга.

    – Иремнең кредитлары күп булган. Коллекторлар шалтыратып теңкәгә тия башлады. Акчасын банк алып барды. Өстәвенә хатынының кызы иремнең машинасында киоск бәрдергән булып чыкты. Шуның өчен 250 мең сум штраф түләргә кушылган хатны кулына алгач ирем сүзсез калды. “Ничек гаиләне алып барырга?” – дип күңелендәгесен әтисенә дә әйткән. Әмма чарасызлыктан чыгу юлын таба алмаган. Уртага салып минем белән киңәшләшкән булса шунда. 2014 елның 6 июне иде ул. Иртәгә Сабантуй дигән көн. Берәүләр бәйрәмгә ашыкса, без иремне салкын гүр куенына салдык, – диде Халидә. – Мин 11, 8 яшьлек һәм 4 айлык бала белән тагын ялгыз калдым. Аның белән бергә үлгәндәй булдым. 6 ел даруларда гына утырдым. Дуслар, туганнар калмады. Дарулар йөрәккә бәрде. Шул вакытта район башкарма комитетының балигъ булмаган балалар белән эшләү комиссиясе секретаре Лилия Завьялова ярдәм кулы сузды. Бу минем өчен караңгы патшалыкта яктылык чаткысы кебек булды. Тиешле акчаларны алуда Лилия үзе башлап йөрде. Аңа чиксез рәхмәтлемен, – диде әңгәмәдәшем. – Акрынлап өйне төзекләндерергә тотындым. Яхшы кешеләр күп икәненә  төшендем. Рәхмәт, сүземне тыңлап аз-азлап түләргә рөхсәт бирделәр. Йорт-кирәк яракларын китерделәр. Арзан бәядән тотылганнарын сатып та алдым. Балаларны йөртергә арзанны гына булса да кредитка машина юнәттем. Тормыш авыр булса да, яшәргә тырышабыз. Бер балам училище тәмамлап төзелештә эшли, икенчесе педагогика көллиятендә укый. Үзем генә берара, нервыныкыдыр инде, йөри алмас булдым. Дарулардан ашказаны авырта башлады. Ашый алмас хәлгә килдем. Ярты ел температура белән йөрдем. Бик күп хастаханә юлын таптадым. Быел 6 сентябрь көнне катлаулы операция булды. Үт куыгына таш утырган булган. Көчкә, балалар хакына, исән калдым.

    ... Хәзер Халидәгә операциядән соң үз хәленә кайтырга, аның өчен дәва, дарулар өчен кыйммәтле дарулар кирәк. Тик гомер буе очны-очка ялгап, ачлы-туклы яшәгән, авыргач беркайда да эшли алмаган бу ханымга акчаны каян табарга? Ул бүген изге күңелле кешеләр ярдәменә мохтаҗ.  

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (1)
    Осталось символов:
    • 21 октябрь 2020 - 19:53
      Без имени
      А кому сейчас легко..кому тяжко об этом в коментах не будет писать..