erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

"Салават күпере"нең "Нәни Сөмбелә"се Аделина булды

Арчаның 1 нче номерлы "Салават күпере" балалар бакчасында "Нәни Сөмбелә" балалар иҗаты конкурсы булды.

Шактый еллардан бирле уздырылып килүче конкөрста балалар ел да сәләтләрен күрсәтә. Быелгы бәйгене бакча җитәкчесе Алсу Фәрит кызы Шакирова тантаналы рәвештә ачып, нәни конкурстанларга уңышлы чыгыш ясауларын теләде.

Балаларны конкурска әзерләүдә һәм чыгышларында  музыка тәрбиячесе Вероника Солтан кызы Капралова ярдәм итте.Балалар җыр-моңга,биюгә, сәнгатьле итеп шигырь сөйләү осталыгын күрсәтте. Үзләре турында таныштыруны да шигырь юллары белән сөйләп бирделәр. 

Балаларны сәнгатьле, оста итеп чыгыш ясарга әзерләүчеләр, әлбәттә, иң беренче чиратта, әти-әниләре. Конкурс турында сүз чыккач алар берсүзсез ризалашып иҗат дөньясына чумды: матур шигырь юллары чыгарганнар, костюмнар уйлап тапканнар, теккәннәр, үзләренең бар иҗади сәләтен эшкә җиккәннәр. Һәр чыгыш презентация күрсәтеп башкарылды һәм тамашачылар, жюри тарафыннан җылы кабул ителде.

Конкурста катнашкан бер конкурсант та игътибарсыз калмады: аларның һәммәсе төрле номинацияләрдә җиңүче булып, грамоталар белән бүләкләнде. Бакчабызның данын район күләмендә узачак конкурста өлкәннәр төркеменә йөрүче "Нәни Сөмбелә " Аделина Нуретдинова яклаячак.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

 

 

Арчаның 1 нче балалар бакчасы тәрбиячеләре Гөлназ Сәгыйтова, Гөлнара Зиннәтова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X