Арск-Информ
  • Рус Тат
  • «Салават күпере»ндә күпкатлы йортта янгын чыккан

    Казанның "Салават күпере" торак комплексындагы Сажинов урамындагы 3нче йортта янгын чыккан дигән хәбәр бүген көндезге сәгать икеләр тирәсендә ашыгыч хезмәтләрне чакыру буенча бердәм 112 номерына алынган. Шалтыратучылар унсигез катлы йорт подъездыннан куе төтен чыгуын хәбәр иткән.

    Янгын балконнарның берсендә чыккан. Йортта яшәүчеләр мөстәкыйль рәвештә бинадан чыга башлаган.

    Реклама

    Янгын сүндерүчеләр килеп җитүгә ут кул астындагы чаралар белән сүндерелгән. Янгын мәйданы 4 квадрат метр мәйданны тәшкил иткән. 

    Татар-информ

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: