Арск-Информ
  • Рус Тат
  • "Салкын суы җанга дәва..."

    Районыбыз авыллары буйлап сәяхәтебезне дәвам итеп, Арчадан 35 чакрым ераклыкта урнашкан Мәмсә авылына юл тоттык. Тарихының башы XVII гасырдан башланып киткән бу авылның матурлыгына, төзеклегенә сокланып кайттык. 

    Ни дисәң дә, авылларның һәр почмагы саен ниндидер тарих һәм истәлек яшеренгән. Андагы һәр гаилә үзе бер тарих дисәк тә, ялгыш булмас. Чөнки биредә кем белән генә сөйләшмә, һәркайсы авыл тарихын да, ата-бабалары хатирәләрен дә бик теләп яңарта.

    Мәмсә авылы халкы да әнә шундыйлардан.  Кунакчыл, эшчән, зыялы, сүзгә һәм җырга оста, берсеннән-берсе тырыш халык яши биредә.

    Тарих битләреннән  

      Мәмсә авылына нигез салыну 1650нче елларга туры килә. 372 еллык тарихы булган бу авылга Иске Кенәр ягыннан Исәнкол исемле тугыз балалы кеше яшәр өчен урын эзләп килә. Сулыклар, ташлыклар булу аны җәлеп итә һәм ул биредә төпләнә. Шулай итеп Мәмсә елгасының ике ягына да йортлар калкып чыга. Бер ягына марилар, икенче ягына татарлар урнаша башлый.  Мари халкы яшәгән өлеш Укшы, ә татарлар ягы Байчура Пүчинкәсе дип атала. Ике халык та үзара тату яши. Еллар узу белән авыл зурая, халкы да арта. 1836нчы елларда 180ләп хуҗалык булган дип исәпләнүен әйтә биредә яшәүчеләр.

      Игенчелек, терлекчелек, кул эшләре – һәр авылдагы кебек, Мәмсәдә дә әлеге юнәлешләр үсеш алган. Үз вакытында авылда өч бик бай сәүдәгәр яшәгән. Мәчет, мәдрәсә, кибетләр төзеткән алар. Авылда булган су тегермәне дә озак еллар халыкка хезмәт иткән.

      Мәмсә авылы 1920 елга кадәр Казан губернасының Казан өязе Мәмсә волосте үзәге булып тора. Аннан соң Кызыл Юл, 1963 елдан Арча районына керә.

      Мәмсәнең бүгенгесе

      Кайчандыр мәдрәсәле, берничә кибетле, гөрләп торган клублы һәм  фермалы булган авыл бүген Ташкичү авыл җирлегенә карый. Мәмсәдә 126 хуҗалык, 7 бала тәрбияләүче балалар бакчасы, 12 балага белем бирүче башлангыч мәктәп, 1 кибет һәм мәчет бар.

     Саннар чынбарлыгы бераз уйландырса да, эшчән халкы, гүзәл табигате, челтерәп аккан чишмәләре авылның матур яшәешен чагылдыра. Биредә яшәүчеләр белән аралашкач, тормышларының төзеклегенә, үзләренең тырышлыгына, авылның якты киләчәге өчен янып яшәүләренә сокландык.

      Мәмсәдә гомер итүче 346 кешенең 178е хатын-кыз, 168е ир-ат. Быел йөзенче дистәләрен ваклаучы Сания апа Гайфиева һәм Тәскирә апа Фатыйхова авылның күрке булып гомер итәләр. Җир җимертеп яшәүче яшь гаиләләре дә, аларга үрнәк булырлык урта буын вәкилләре дә бар авылның.

    Авыл күрке – аның шәхесләре

    Мәмсәгә килүгә безне, күпләргә таныш, Ташкичү мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе, Мәмсә авылында гомер итүче Тәнзилә Вәлиева каршы алды. Аралашырга рәхәт, башлаган эшен ахыргача җиренә җиткереп башкаручы, күпләргә үрнәк әлеге ханым авылның бүгенгесен саклап, киләчәге өчен җанатып яшәүчеләрнең берсе.

    Тормыш юлы җиңел булмаса да, яңадан аякка басарга көч таба ул. Бу көчне аңа тормыш иптәше вафатыннан соң, күзенә карап калган өч баласы бирә. “Бүгенге көндә олы улым һәм кызым гаиләләре белән  Казанда яшиләр. Кечкенә улым үз янымда, быел 11нче сыйныфка бара. Дүрт оныгым бар. Әнием исән-сау. Аллаһка шөкер. Авылым дип яшим, авылның яшәвен телим, аның халкын, табигатен яратам”, – дип, хисләре белән бүлеште Тәнзилә ханым. 33 ел гомерен медицина өлкәсенә багышлаган ханым бүгенге эшеннән, халык белән бер булып яшәүдән ләззәт ала.

    Гомумән, Мәмсә халкының барысы да әнә шундый ачык күңелле кешеләр булып чыкты. Миләүшә һәм Мөзәкир Мостафиннар гаиләсе белән таныштык. Урамнан ук балкып торган йортлары, чәчәккә күмелгән ишегалды, мөлаем йорт хуҗалары каршы алды безне.

    Миләүшә ханымны авылда кул эшләренә оста хуҗабикә буларак беләләр. Тегү, чигү, бәйләү – барысы да кулыннан килә аның. Күптән түгел махсус курсларда чыбыктан кәрҗин үрергә өйрәнгән, өендәге гөл савытлары бары да диярлек кулдан эшләнгән. Фермада, аннан балалар бакчасында хезмәт куйган Мәмсә килене бүген лаеклы ялда.

    Тормыш иптәше Мөзәкир әфәнде инженер, аннан соң озак еллар бригадир булып эшли. Лаеклы ялга чыккач, балык тоту иң яраткан шөгыльләренең берсенә әйләнә.  Миләүшә һәм Мөзәкир Мостафиннарның  9 оныклары бар. Уллары Айнур гаиләсе белән яннарында яши. Әлеге яшь гаилә авылда гомер итүне сайлаган төп нигезне саклаучылар.

    Авыл тормышын чын күңелдән яратып яшәүче тагын бер гаилә – Гыймадетдиновлар гаиләсе. Мәмсә егетләре абыйлы-энеле Фидаил һәм Наил Гыймадетдиновларның кулларыннан килмәгән эш юк, тимер эшеме, балта эшеме, барын да булдыра алар. Үзләре кебек уңган тормыш иптәшләре Рузилә белән Ләйлә дә һәр яктан булган хуҗабикәләр. Бу ике гаилә күршеләр генә булып яшиләр. “Авылда төпләнеп, сарай тулы мал-туар асрап яшәүне күз алдыма да китерми идем. Менә инде 17 ел мин Мәмсә килене. Бүгенге тормышым, авылда яшәвем белән бик бәхетле. Килендәшем белән апалы-сеңелле кебек яшибез. Яныбызда киңәшчебез әниебез бар. Кызганыч, быел гына әтиебез гүр иясе булды. Тулы матур гаилә булып яши идек”, – диде Наилнең тормыш иптәше Ләйлә. Аларның өч уллары һәм бер кызлары үсеп килә. Сарайда 18 баш эре терлек асрыйлар, 15 гектар җирләре бар. 2017 елда “Авылым күрке – яшь гаилә” бәйгесендә катнашып, район күләмендә 2 урынны яулый алар. 2018 елда дәүләт программасы белән кече ферма төзү өчен ярдәм алалар. “Авылда эш урыннары юк. Шуңа күрә, биредә гомер итәр өчен, бар көчеңне куеп эшләргә кирәк. Шулай җайлап кына үз эшебезне булдырырга ният кылдык. Улларыбыз да авылда калып, фермер булырга хыялланалар”, – дип уртаклашты Наил.

    Әнә шундый максатчан яшь гаиләләр булганда авылның киләчәге якты буласына шик юк.

    Авыл – илһам чыганагы

    Тукталыш ясаган авыллар турындагы җырга клип төшерү – район авыллары буйлап сәяхәтебезнең бер максаты. “Авылым Мәмсә” җырының да тиздән үз клибы дөнья күрәчәк. Аны безнең Ютуб каналдан карап булачак.

    Ә Мәмсә авылына сәяхәт вакытында без авыл табигатен генә төшереп калмыйча, җыр сүзләре авторы белән дә күрештек. Сүзләр авторы – районда бай иҗаты белән таныш Рузалия Насыйбуллина. Көй язучы – танылган автор-башкаручы Гөлсинә Акбитова. Артур Хафизов – җырга аранжировка ясаучы. Җырны Гөлсинә Акбитованың кызы, Яңа Кенәрдә яшәүче Алсу Сәмигуллина башкара.

    “Мин Мәмсә килене. 1974 елда бу авылга тормышка чыктым. Килен булып төшкән беренче көнемнән Мәмсә авылын яраттым. Су буендагы Наратлык чишмәсенә без киленнәр суга килә идек. Мондагы каен полосаларына, нарат урманлыкларына, гүзәл табигатькә гашыйк булдым. Ирексездән күңелемдә шигырь юллары туды. Үземнең туган авылым Иске Йорт турында да шигырем юк, ә менә Мәмсә икенче төрле якын миңа”, – дип, җыр туу тарихы белән уртаклашты берничә китап авторы Рузалия Насыйбуллина.  

    Реклама

    “Күпчелек авылларның җыры бар, безнең Мәмсәнеке юк”, – дип, әлеге шигырьне җырга әйләндерү уе белән йөри башлый Тәнзилә Вәлиева. Гөлсинә Акбитова көй язып биргәннән соң, искиткеч матур җыр барлыкка килә. Һәр җыр – ул берничә кешенең күмәк хезмәт нәтиҗәсе. Иҗатка гашыйк мәмсәлеләрнең әлеге хезмәте киләчәк буыннар сокланып тыңларлык җыр булса иде.

     

    Авылым Мәмсә

    Туган авыл кебек якын,

    Торган җир дә кадерле.

    Мәмсә дигән бу авылны

    Яратам шул кадәрле.

     

    Кушымта:

    Тау башында наратлыгы,

    Тау астында чишмәсе.

    Салкын суы җанга дәва,

    Килеп тора эчәсе.

     

    Җәйрәп ята болыннары,

    Кырлары, тугайлары.

    “Китмик читкә, монда калыйк”, –

    Дип җырлый тургайлары.

     

    Су буйлары бөдрә таллык,

    Таллыкта кошлар туе.

    Торган җир, туган авылны

    Сагынам гомер буе.

         

          

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: