erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Салкынайта...

Әкренләп кыш килә.

(Казан,, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Якындагы ял көннәрендә Татарстан башкаласында төньяктан антициклон килүгә бәйле рәвештә шактый суыта. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында КФУның метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире, профессор, география фәннәре докторы Юрий Переведенцев сөйләде.

«Температураның сизелерлек түбәнәюе көтелә. Уртача тәүлеклек температура нормадан 5-6 градуска түбән булачак, ул якындагы көннәрдә минус билгесе белән 3,3 градус тәшкил итә. Киләсе атна башында төнлә температура 10-11 градуска кадәр төшәчәк», - диде ул.

РФ Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе фаразлары буенча, шимбәдән якшәмбегә каршы төндә 8 градуска кадәр салкын була. 16 ноябрьдә көндез -7 градус, ә 17 ноябрьдә -8 градус фаразлана.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

«Бүген без циклонның тыл өлешендә торабыз, бездә Арктикадан төньяк җилләре тәэсир итә. 14 ноябрьдән без антициклон йогынтысында булачакбыз, температура түбәнәя», — дип искәртте Переведенцев.

ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, шимбә һәм якшәмбе, 14 һәм 15 ноябрьдә, Урта Идел буенда һәм, аерым алганда, Татарстанга төньяктан килгән салкын антициклон йогынты ясаячак. Атмосфера басымы арту белән болытлы катлам сирәгәя.

Төньяк-көнчыгыштан искән җил һава температурасын сизелерлек киметәчәк. 14 ноябрьдә төнлә -5 ... -10, көндез -2...-7 градуска кадәр; 15 ноябрьдә төнлә -9...-14, көндез -4...-9 градуска кадәр булачак. 14 ноябрьдә төнлә урыны белән кар явуы ихтимал, калган вакытта явым-төшем көтелми Подробнее: https://tatar-inform.tatar/news/ecology/13-11-2020/kfu-professory-kazanda-shaktyy-suytachagy-turynda-kis-t-5785341

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X