erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Салкында баланы автобустан куып төшергән...

Ә бит баланың кулында 500 сум акчасы да булган.

Смоленск шәһәрендә маршрутка йөртүченең салкында баланы төшереп калдыруы турындагы мәгълүматны тикшерәләр. Бу хакта Тикшерү комитетының төбәк тикшерү идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Смоленск шәһәрендә 44нче маршрут автобусын йөртүченең балигъ булмаган малайны төшереп калдыруы турында киңкүләм мәгълүмат чаралары чаң суга. Мәктәпкә баручы малайның кулында 500 сум акчасы була, ә водитель аңа бирергә “сдача” юк дип, баланы автобустан куып төшерә. Ул көнне урамда һава температурасы 17 градуска кадәр салкынайткан була.

Тикшерүчеләр киңкүләм мәгълүмат чаралары язып чыкканның барлык шартларын да ачыкларга тиеш булачак. Тикшерү нәтиҗәләре буенча процессуаль карар кабул ителәчәк.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Элегрәк Дәүләт думасы билетсыз йөргән өчен җаваплылыкны җайга салу турында закон проектын кабул иткән иде, ул, аерым алганда, өлкәннәр ярдәменнән башка булган, 16 яшькә кадәр балаларны җәмәгать транспортыннан төшереп калдыруны тыя, дип яза Кызыл таң.

http://baltaci.ru/news/t%D3%A9rlese/salkynda-balany-avtobustan-kuyp-tshergn

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Ул шоферны җәмәгать транспортына якында китермәскә кирәк эштән чыгарырга кирәк

    2
    X