erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Салым акчасыннан файдалан

Медицина хезмәтләре һәм дарулар өчен түләнгән акчалар салым акчасыннан кире кайтарыла, дип ишеттек, шул турыда язып чыга алмассызмы икән, – дип шалтыраттылар редакциягә. Без бу сорау белән Казандагы 5нче районара салым инспекциясенең бүлек җитәкчесе Мөнир Шәйдуллинга мөрәҗәгать иттек.

– Әгәр дә рәсми рәвештә теркәлеп эшләүче кеше түләүле дәвадан файдалана һәм дару сатып ала икән, ул вакытта тотылган акчалар салым акчасыннан чигерелә, – дип аңлатты Мөнир Әмирович. – Ә нинди медицина хезмәтләре һәм дару препаратлары алар – аның исемлеге, шул исәптән кыйммәтлеләрнеке дә, РФ хөкүмәте карарында (№458, 8 апрель, 2020 ел) язылган.

– Бу очракта салымнан кире кайтарыла торган акчаның билгеле бер күләме – чиге бармы?

– Медицина хезмәтләренә тотылган чыгымнарны салымнан иң күбе 120 мең сумга кадәр чигереп була.  Бу сумманың 13 проценты кешегә кире кайтарыла. Әмма монда бер нәрсәне әйтеп китмичә булмый. Дәвага киткән чыгымнарны салым акчасыннан чигерү акчасына башка социаль түләүләр дә кушыла. Һәм әлеге 120 мең сум акча барлык социаль салым түләүләре өчен иң зур сумма булып тора.

– Ә кыйммәтле медицина хезмәтләренә тотылган акча салымнан  ничек кайтарыла?

– Монда искәрмә бар. Әгәр дә кеше кыйммәтле медицина хезмәтләреннән файдалана икән, ул вакытта барлык тотылган акчаның 13 проценты кире кайтарыла.

–  Салымнан акчаны ничек алырга?

– Салымнан акчаны эшләгән урыннан яки салым органыннан алырга була. Моның өчен салым органына гариза язарга кирәк. Тиешле салым акчасын алып бетермичә, бухгалтерия НДФЛны тотып калмаячак. Ел тәмамлангач, салым органына салым декларациясен (3-НДФЛ) һәм раслаучы документларны җибәрергә кирәк.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Раслаучы документларга нәрсәләр керә?

– Салым акчасын алу өчен медицина хезмәтләренә түләү белешмәсе (күчермәсен түгел) кирәк булачак. Түләү турындагы белешмә – чыгымнарны раслаучы төп документ. Аны медицина эшчәнлегенә лицензиясе булган муниципаль һәм шәхси медицина учреждениеләреннән алып була. Даруга түләгән вакытта алынган №107-I/у формасындагы рецептура бланкы (күчермәсе түгел)  салым акчасын алу өчен кирәкле документ булып тора.

– Салым түләүче медицина хезмәтләре яки дару препаратлары өчен әти-әнисе яки балалар өчен түләсә? Ул вакытта ул салым акчасыннан файдалана аламы?

– Әйе, файдалана ала. Салым акчасын алу өчен туганлык дәрәҗәсен раслаучы документның күчермәсе булуы шарт. Мәсәлән, туу турында таныклыкның күчермәсе.

– Салым түләүчеләргә тагын нинди киңәшләрегез бар?

– Россиянең Татарстан Республикасы буенча федераль салым хезмәтләре идарәсе электрон хезмәтләр аркылы эш итәргә чакыра. Республикада яшәүчеләрнең һәркайсы “Физик затлар өчен салым түләүченең шәхси кабинеты” сервисы һәм “Физик затларга салымнар” мобиль кушымтасы аша теләсә кайсы хезмәтне онлайн рәвештә башкара ала. Һәм шулай ук 3–НДФЛ декларациясен дә җибәреп була. Бу документта инде күп мәгълүматлар тутырылган. “Физик затлар өчен шәхси кабинет”ка дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең бердәм порталы (ЕСИА дәүләт хезмәтләре аша керергә) ярдәмендә керергә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X