erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Салым бурычың бармы-юкмы?

Әңгәмәдәш – Казандагы 5нче районара салым инспекциясенең бүлек җитәкчесе Мөнир Шәйдуллин.

– Мөнир Әмирович, салым түләүчеләрдән сораулар бар. Салым бурычлары турындагы дөрес мәгълүматны алу юллары турында кызыксыналар.

– Салым түләүчеләр дөрес мәгълүматны электрон поч-та яки смс-хәбәрләр аша ала. Аның махсус формасы бар. Ул Россия федераль салым хезмәте боерыгы (06.07.2020 ел. № ЕД-7-8/423@) тарафыннан расланган форма. Менә шул форма нигезендә салым буенча бирәчәк барлыгы турындагы мәгълүматны алырга ризалык җибәрү дә җитә. Бу ризалыкны салым түләүче үзенең шәхси кабинетыннан юллый ала. Һәм шулай ук салым инспекциясенә килеп, кәгазьдә дә биреп була. Почта аша заказлы хат яки элемтәнең телекоммуникация каналлары аша электрон формада да җибәрү мөмкинлеге бар.

– Мәгълүмат алуның мондый ысулларының өстенлеге нидә?

– Салым түләүче үзенең мәҗбүри салым взносларын түләү тарихын белеп тора һәм, вакытында түләп, пеня исәпләүләргә юл куймый.  Смс һәм е-mаil-хәбәрләр аша шулай ук салым түләүче вакытында хәбәрдар булып тора.

– Бирәчәк турындагы хәбәрләр килү вакыты ничек?

– Хәбәрләр кварталга кимендә бер тапкыр җибәрелә.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Салым түләүче бу хәбәрләрдән баш тарта аламы?

– Салым түләүче теләсә кайсы вакытта салым хәбәрләрен килүне туктата ала. Моның өчен гариза язарга кирәк.

– Салым бурычлары бармы-юкмы – файдалы мәгълү-матларны кайдан алып була?

– Cалым буенча бурычлары булганнарга түләү юллары турындагы файдалы мәгълүмат Россиянең федераль салым хезмәте сайты битендә (nalog.gov/ru/info_dolg/) бар. Ул бит “Бурычлар турында мәгълүматлар” дип атала.

– Аңлатуыгызга рәхмәт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X