erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Салым инспекциясен ник яптылар?

Безнең сәламәтлек күп нәрсәләргә бәйле. Белгечләр авыртмас өчен нервыларны сакларга киңәш итәләр. Ә ул бездән генә тормый шул.

Мәсәлән, халыкта “Салымны түлә дә, тынычлап йокла” дигән әйтем, мәкаль бар. Ә салым түләү буенча аңлашылмаучылыклар килеп чыкса. Ул вакытта тыныч йокылар кача... Җитмәсә Арчада салым инспекциясен ябып куйдылар.  

 Яңа ел алдыннан редакциягә Арчадан Рөстәм Искәндәров бик дулкынланып килеп керде.

– Арча шәһәрендә яшибез имеш, – дип сөйләде ул борчылып. – Арчада күпме халыкка хезмәт күрсәтү оешмасын

кыскарттылар. Райгаз, пенсия фонды.., хәзер аларның төп оешмалары Сабада! Инде  менә салым инспекциясен яптылар. Нинди хәл бу?! Халык турында кайгырту шушы буламы? Салым инспекциясе Арчада булганда бик җайлы иде әле. Анда эшләүче кызлар Лилия Рамазанова белән Зөлфия Зыятдинова ачык итеп сөйләшерләр, аңлатырлар, аңлашылмаган сорауларны ачыкларлар иде. Менә мин бүген (28 декабрь – ред.) күп функцияле үзәктә булдым. МФЦга салым мәсьәләсе белән килүчеләр күп иде. Алга таба районда салым инспекциясеннән башка ничек эшне көйләрләр? Район җитәкчелеге бу мәсьәләне уңай хәл итәргә тиеш...

Без шунда ук күп функцияле үзәккә бардык. Арчадагы салым инспекциясе бүлмәсе ишегенә болай дип язып куелган: “Россиянең Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча 5нче районара инспекциясенең Арчадагы махсус эш урыны 2021 елның 1 декабреннән ябылды. Мөрәҗәгать итү өчен телефон: 88002222222. Казан шәһәре, М. Чуйков урамы, 2нче йорт”. Бу почмак буп-буш, нәүмизләнеп калган. Ә менә күп функцияле үзәкнең салым хезмәте күрсәтү тәрәзәсе янында кеше күп иде. Салым инспекциясе хезмәткәре Лилия Рамазанова хезмәт күрсәтә. Әмма ул Арчада вакытлыча атнага бер тапкыр эшли. Калган көннәрне Казанда. Төрле сораулар белән килгәннәр.

– Салымны гел түләп барам. Тагын нинди бирәчәк калган минем? – дип мөрәҗәгать итә бер ханым.

– Юл акчасы килми. Безнең салым буенча бирәчәк юктыр ич? – әнә шундый сорау белән килгән олы яшьтәге ир белән хатын.

– Нинди салым түләүләре өстәлеп килгән соң миңа? – дип аптырый икенче бер ир.

– Тракторга салым ташлама белән исәпләндеме икән? – дип кызыксына  яшь бер ир кеше.

Салым инспекциясе хезмәткәре Лилия Ризвановна һәр кешене игътибар белән тыңлый, кирәк икән Казан белән элемтәгә керә, ничек тә сорауны ачыкларга тырыша. Аңа рәхмәт әйтеп китәләр. Эх, бу белгечләр Арчада гына эшләсә!

Күп функцияле үзәк җитәкчесе Нияз Галәвиев белән дә сөйләштек.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Без салым мәсьәләләре белән килүчеләрне дә кабул итәбез, – дип аңлатты ул. – Әмма бездә салым инспекциясе мәгълүматлары базасы юк. Шуңа барлык мәсьәләләрне дә хәл итеп бетерә алмыйбыз. Шулай да билгеле бер хезмәтләр җыелмасы буенча сораулар белән эшлибез, мөрәҗәгать итүчеләргә ярдәм итәргә тырышабыз.

Казандагы 5нче районара салым инспекциясенең физик затлар белән эшләүче бүлек җитәкчесе Мөнир Шәйдуллин белән дә элемтәгә чыктык.

       – Салым хезмәтләрен күрсәтү хәзер Арчада  күп функцияле үзәк аша башкарыла.  Сораулар туган очракта Федераль салым хезмәтенең бердәм элемтә үзәге телефонына шалтыратырга мөмкин, аның номеры 88002222222, – дип сөйләде Мөнир Әмирович. – Шулай ук Федераль салым хезмәтенең сайтына www.nalog.gov.ru мөрәҗәгать итәргә була. Әлеге сайтта шәхси кабинет аша салым инспекцияләренә электрон хат язарга мөмкинчелек бар. Җавап кыска вакытта – 20 көндә киләчәк. Әгәр дә андый мөмкинлек булмаса, Казан шәһәренә Маршал Чуйков урамы, 2нче йорт Г корпусы адресы буена килергә кирәк. Хатлар язу өчен индекс – 420094. ФСХ – федераль салым хезмәте. График нигезендә Арчага кварталга 1 тапкыр белгечләр кайтуы каралган. Февраль аенда кайтачакбыз, Алла теләсә.

Салым инспекциясе хезмәткәре Лилия Ризвановна бурычларны түләтү буенча декабрь аенда атнага 1 тапкыр күп функцияле үзәктә хезмәт күрсәтте.

Белгечләр кайтыр алдыннан хәбәр итәчәкбез, халыкка җиткерер өчен.

-Арчада салым инспекциясен ник яптылар? - дип сорадык

- Оптимизация.

Район башлыгы урынбасары Алсу Мөхәмәтова белән дә сөйләштек.

- Арчада салым инспекциясенең ябылуы безнең өчен дә бик кыен, - диде. - Әмма бездән тормый бу, республикадан да. Салым инспекциясе - федераль орган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X