erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Салым түләүнең яңа системасы

Белик һәм кулланыйк.

Әңгәмәдәш – Казандагы 5нче районара салым инспекциясенең бүлек җитәкчесе Мөнир Шәйдуллин.
     -Федераль салым инспекциясе  салымны исәпләү һәм түләү өчен вакытларын әрәм итмәсеннәр өчен эшмәкәрләргә һәм оешмаларга  тиешле чаралар күрүне үзенең бурычы итеп саный, - дип сөйләде Мөнир Әмирович. - Һәм бу юнәлештә эшне җиңеләйтү  технологияләренең берсе - яңа салым режимы – АУСН – автоматлаштырылган гадиләштерелегән салым салу системасы. Бу дөньяда беренче салым ситемасы, чөнки ул салым түләүче өчен кассадан һәм банк исәпләреннән салым күләмен исәпли.
-Бу системадан кемнәр файдалана ала?
- Шәхси эшмәкәрләр һәм оешмалар.
-Шартлары нинди?
-Әлеге система иң күбе 5 кеше эшләгән һәм еллык кереме 60 млн. сумнан артмаган компанияләргә һәм шәхси эшмәкәрләргә каралган. Шулай ук аларның төп байлыгы 150 млн. сумнан артмаска, исәп счетлары моңа вәкаләте булган банкларда гына ачылган булырга тиеш. Ә ул банклар исемлеге Россия федераль салым системасы сайтында бар.
Әлеге яңа система филиаллары һәм бүлекчәләре булмаган  оешмаларга каралган. Аларда хезмәт хакы акчалата түгел, күчерү юлы белән бирелә, башка юридик затларның катнашу өлеше 25 проценттан артмый.
-Яңа системаның иң төп өстенлеге нәрсәдә?
-Иң төп өстенлеге – салымнар автомат рәвештә исәпләнә. Ул унлап төрле хисап тотуларны бетерә.
-Ә матди яктан нәрсәсе белән кызыктыра?
-Пенсия, Медицина фондларына һәм социаль иминиятләү фондына взнослар түләмәсәң дә була. Ә шул ук вакытта федераль бюджеттан каралган барлык социаль гарантияләр дә саклана.
-Ул социаль гарантияләргә нәрсәләр керә?
-Пенсияләр, больничныйлар, социаль иминиятләү һәм башка социаль гарантияләр тулысынча түләнә.
- Шәхси эшмәкәрләрнең  һәм оешмаларның кайчан эшли башлавы, ачылуы мөһимме?
-Мөһим. Агымдагы 2022 елның 1 июленнән соң ачылган шәхси эшмәкәрләр һәм оешмалар гына әлеге яңа системаны (АУНС) куллана ала.
-Бу системаны куллану өчен иң элек нишләргә?
-Теркәлгәннән соң электрон челтәрләрдәге шәхси кабинет яки  банк аша үзең сайлаган салым объекты турында электрон хәбәр җибәрәсең.
-Бу турыда киңрәк аңлатсагыз иде.
- Салым түләүче яңа системага күчү турында хәбәр җибәргәндә салым салынасы объектны (“керемнәр” яки чыгымнар чигерелгән керемнәр”) сайларга тиеш. Моннан салым күләме тора. “Керемнәр” объектын сайласаң – салым күләме 8 процент тәшкил итә. “Чыгымнар чигерелгән керемнәр” объектына – салым күләме 20 процент. Шуңа күрә һәр салым түләүче яңа системага күчүне үзе хәл итәргә һәм тиешле объектны сайларга тиеш. Шәхси кабинетта яңа режимга күчүнең файдасын тикшерү мөмкинлеге бар.
-Яңа система буенча салымның ничек исәпләнәсен дә аңлатсагыз иде.
-Салым органы яңа система буенча салымны банктан һәм онлайн-кассадан алынган мәгълуматлар буенча исәпли һәм бу ай саен айның 7сенә кадәр эшләнә.
-Салым түләүче моны үзе контрольдә тота аламы?
-Әлбәттә. Салым түләүче үзенең шәхси кабинетында банкның мәгъуматларны дөрес урнаштырганмы-юкмы икәнлекне тикшереп бара ала. Бу кирәк тә. Чөнки салым банк мәгълуматлары нигезендә  исәпләнә. Айның 15еннән дә соңга калмыйча салым органы салым суммасын хәбәр итәчәк. 25енә кадәр салымны түләргә кирәк булачак.
-Һәм бу яңа системага кайчан күчәчәкләр?
-Яңа системага 2023 елдан күчәргә була. Яңа системага күчү турында  2022 елның 31 декабреннән дә соңга калмыйча салым органына хәбәр итәргә кирәк

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X