Саматны сагыну (Журналистның куен дәфтәреннән)
...Бервакыт коридорда ниндидер ыгы-зыгы булып алды да, ишек ачылып аннан бер ярты гәүдә боргаланып-сыргаланып килеп күз ачып йомганчы каршыдагы урындыкка менеп тә утырды.
1974 елда хатлар бүлеге мөдире Сәетҗан Хәкимҗановны ВЛКСМ райкомының беренче секретаре итеп сайладылар. Ул шуннан еракка китте – министр урынбасарына кадәр күтәрелде.
Мөхәррир мине чакырды да: “Иртәгедән хатлар бүлеген кабул итәсең!” – диде.
– Миннән озаграк эшләүчеләр дә бар бит, алар алдында уңайсыз, аннан булдыра алырмын микән?” – дим.
– Не знаешь – научим, не хочешь – заставим! – диде Ренат Таҗиев. Ул элеккеге моряк, бу сүзләрне еш куллана иде.
Хатлар бүлегендә эш – тавык чүпләп бетергесез. Район зур, хәбәрчеләр, газета укучылар бик актив еллар, көн саен дистәләгән хат алабыз. Хәбәрчеләр белән дә якыннанрак аралашырга җай чыкты. Үзләре дә киләләр, без дә барабыз. Иң актив язучы хәбәрчеләребезнең исем-фамилияләре әле дә истә: Шекәдән Гата Хәлиуллин, Яңа Кенәрдән Әсхәт Йосыпов, Урта Пошалымнан Гөлҗәүһәр Борһанова, Арчадан Мөбарәк Мөлеков, Якты Көннән Гали Гайнуллин, Шурабаштан Самат Тимершин...
Моннан соң язылачак сүзләр Самат Тимершин турында булыр. Бик матур, энҗе бөртекләре кебек хәрефләр язылган хатлар килә иде аннан. Ә ул энҗе бөртекләренең нәрсә бәрабәренә язылганын белсәң – исең китәрлек...
...Бервакыт коридорда ниндидер ыгы-зыгы булып алды да, ишек ачылып аннан бер ярты гәүдә боргаланып-сыргаланып килеп күз ачып йомганчы каршыдагы урындыкка менеп тә утырды.
– Син Ильяс Фәттахов буласыңдыр инде, мин Шурабаштан Самат Тимершин булам. Язганнарыңны укып барам, үзеңне дә күрәсе килә иде, – диде ул.
Менә сиңа энҗе бөртекле хатлар иясе! Димәк, үзе түгел, кемдер башка кеше яза инде аның хатларын дигән уй узды баштан.
– Миңа кәгазь, ручка бир әле, – диде яңа танышым минем уйларымны укыгандай... һәм аяк урынындагы бармакларга ручканы кыстырып энҗе бөртекләрен тезәргә кереште...
Җор телле, бик кызыклы әңгәмәдәш кеше булып чыкты Саматыбыз. Без аның белән якын дуслар булып аерылыштык.
Бервакыт миңа кичке якта эш буенча Шурабашка барырга туры килде. Буран иде, туры клубка кердем. Чамалыйм: Самат шунда булырга тиеш. Ялгышмаганмын, өстәл тирәсенә яшьләр өелешкән, домино уйнаучыларны карап торалар икән. Самат та уйный, доминоны авызы белән эләктереп ала да, шалт иттереп куя. Борылып карады да: “О, Ильяс килгән! Әйдә безгә кайтабыз!” – дип җыена да башлады бу.
Авыл яшьләре Самат абыйларын чана белән тартып өенә кайтарып та куйдылар. Авылда яраталар хәбәрчебезне, ярдәм итәбез дип торалар. Аны бит мәктәпкә дә чана, арба белән тартып йөрткәннәр. Урта мәктәпне тәмамлагач Казан дәүләт университетының журналистика бүлегендә дә укыды әле ул.
Ярар, кайттык, Самат дусның өенә, яшьләр үз юлларына китеп барды.
– Әйдә, башта телевизорны кабызыйм әле, – диде ул... һәм вилканы авызына кабып штепсельга тоташтырып та куйды. – Анда өстәл астында “урыс малае” бар, шуны ал да, менә шушы кырлы стаканнарга сал.
Салдым салуын, тик ул үзенекен нишләтер икән? Мин шулай дип уйлап бетергәнче стаканны тешләре белән кырыеннан күтәреп каплап та куйды бу.
Сөйләшеп үткәрдек бу төнне. Ул сөйләгәннәр миңа, мин сөйләгәннәр аңа кызык иде. Әле дә уйлап куям: ник бер зарлану, уфтану сүзе чыксын бу кешедән! Нинди көчле шәхес булган ул! Әле бит өйдә дә утырмый, тирес түккәндә, урак өстендә, азык әзерләгәндә аны хисапчы итеп куялар. Хезмәт кешеләре турында матур гына хатлар язып җибәрергә дә өлгерә.
Самат Тимершинга аерым өйне дә колхоз салып бирде, дип беләм.
Тап-таза, типсә тимер өзәрдәй адәм затларының үзләрен кая куярга белми йөргәннәрен күрсәм Самат дусны искә төшерәм.
Ильяс Фәттахов
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев