erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Самирә «Шаян ТВ» каналының «Шаян Кунак» тапшыруында

Алда яңадан яңа җиңүләр телибез

Арча ягы, ни дисәң дә, талантларга бай як. Күптән түгел Арчаның 10 нчы номерлы балалар бакчасында тәрбияләнүче Самирә Садретдинова «Шаян  ТВ»  каналының «Шаян Кунак» тапшыруында булып кайтты. Рәсәй киңлегендә беренче һәм бердәнбер татар балалар телеканалында Самира узенең уңышлары, җыр-моңга гашыйк булып үсуе турында сөйләп кенә калмыйча, җырлау  сәләтен зәңгәр экранннар аша меңләгән телевизор караучыларга җиткерә алды. 
Дөресен әйтергә кирәк, әлеге чыгыш  Самирә өчен тәүгесе түгел. Азнакай шәһәрендә үткән республикакуләм "Нәни йолдызчыклар" җыр бәйгесеннән II нче дәрәҗә лауреат исеменә лаек булып кайткан. Ул ике ел буена балалар бакчасында  һәрдаим район, республикакүләм, хәтта халыкара бәйге-конкурсларда еш катнашып, югары урыннар алып килә. Шундыйлардан,  иң югары һәм кыз өчен кадерле булган җиңүләре: "Кайтыгыз сез кошлар көньяктан" дип исемләнгән халыкара иҗади эшләр конкурсында беренче урын, республикакүләм "Юл йөрү кагыйдәләрен пропагандалау һәм ата-аналар, балалар арасында юл-траспорт имгәнүләрен профилактикалау" бәйгесендә янә беренче урын, республикакүләм "Яшь полиглот" конкурсында лауреат исеменә лаек булуы. Бу, билгеле, кызның үз тырышлыгыннан кала, аның әти-әнисе һәм тәрбиячеләренеңдә зур эше. Яшь талантның купкырлы сәләтләренә игътибар биреп, аны үстерү өстендә әти-әнисе һәрдаим эшли. Чыннан да, әле яшь булуына карамастан, аның җиңүләре санап бетергесез. Ике ел эчендә үзенең үҗәтлеге, әти-әнисенең ярдәме һәм тәрбиячеләренең туры юл күрсәтүе бик мөһим урын алып тора. 
Самирәне әлеге зур уңышы белән чын куңелдән тәбрик итәбез! Алда янәдән-янә җиңүләр теләп калабыз. Шундый сәләтле балалар районыбыз өчен, дөрестәндә, зур горурлык!

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ


Алмаз Нуруллин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X