erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Санаулы көннәр калды. Уйлап эш итегез!

1 октябрьгә санаулы көннәр калды. Белгәнебезчә, дүләтебез тарафыннан инвалидларга ташламалы дарулар, санаторийлар, юлда йөрү өчен социаль пакет тәкъдим ителә.

Социаль пакеттан файдаланыргамы, әллә акчасын гына алыргамы – билгеле бер карарга килергә аз булса да вакыт бар.

Районда барысы 7545 инвалид яши. Шуларның 4880е социаль пакетның акчасын алырга карар иткән. Күпчелек акчасын алу ягында. Бу уңайдан табиблар фикерен, киңәшен тыңлап карыйк. Әңгәмәдәш – район үзәк хастаханәсенең районара йөрәк-кан юллары авыруларын дәвалау үзәге җитәкчесе, табиб-терапевт Ринат Хәстиев.

– Ринат Мирбәтович, район инвалидлары арасында йөрәк-кан юллары авырулары күпме?

– Инвалидлык буенча йөрәк-кан юллары авырулары (инсульт, инфаркт, югары кан басымы һ.б.) беренче урында тора. Болар һәрдаим дәвага мохтаҗ җитди чирләр. Мәсәлән, кан басымы югары кешеләр көн саен табиб кушкан даруларны кабул итеп торырга тиеш. Ә дарулар арзан түгел. Дәүләтебез авыруларны кайгырта икән – моннан файдаланырга кирәк.

– Йөрәк-кан юллары авырулары беренче урында тора, дидегез. Сәбәбе нидә? Ник авырыйбыз?

– Сәбәпләре күп төрле. Аз хәрәкәт, дөрес тукланмау, өстәлдә камыр, майлы ит ризыклары өстенлек итү, тәмәке, алкоголь эчемлекләр белән артык мавыгу, стресс – болар бар да организмны таушалдыра. Авырмас өчен күбрәк хәрәкәтләнергә, яшелчәне күп кулланырга, нервыны бетерә торган проблемаларны чишәргә тырышырга кирәк.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Хәзер халык бу турыда уйлана башлады. Җәяү йөрергә чыгалар, яшелчә, җиләк-җимеш кулланырга тырышалар...

– Тормыш алга барган саен кешенең аң дәрәҗәсе дә үсеш ала. Илдәге социаль-икъдисади факторлар да зур роль уйный. Эшсезлек, акча җитмәү бигрәк тә яшь гаиләләрне борчый, нервландыра торган проблемалар. Йөрәк-кан авырулары өлкәннәргә хас булса да, алар яшьләрдә дә бар.

– Сәламәтлек кешенең үзеннән торса да, тормыш дәрәҗәсе дә әһәмиятле шул.

– Дөрестән дә, сәламәтлек кешенең үзеннән тора. Гомер озынлыгының нибары 10 проценты гына медицинага бәйле. Безнең илдә кешенең уртача гомер озынлыгы 73 яшь. Ә менә социаль-икътисади яктан алга киткән Япониядә ул 83 яшь.

– Без бүген коронавирус турында да дәшми кала алмыйбыз. “Ковид 19” вирусы йоктырган кайбер кешеләрнең йөрәк-кан авырулары катлауланып китеп, ахыры аяныч беткән очраклар бар.

– “Ковид 19” вирусын йоктырган кешеләрдә җитди хроник авырулары көчәеп китәргә мөмкин. Андый очраклар булып тора. Аяныч хәлләр булмасын өчен һәркем сәламәтлегенә игътибарлы булсын иде. Хроник авырулары булган инвалидларга бушлай дарулардан баш тартмаска киңәш итәм. Чирләр катлауланып китеп,  кыйммәтле дарулар кирәк булуы ихтимал. Шикәр диабеты, онкология һәм башка чирләр килеп чыгарга мөмкин. Ташламалы хезмәтләр-социаль пакет ул – иртәгеге көнгә гарантия. Сәламәт булыйк, авырмыйк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X