erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Сарыкка мәдхия

Мөрәле авылында яшәүче Исламгали Миңһаҗев ара-тирә шалтыратып ала, редакциягә дә кереп чыга

– Сарыкларга мәдхия укырга кердем әле, – диде ул бу килүендә. –  Менә тыңлап кара әле, сарык йоныннан бияләй, перчатка, свитер бәйлиләр иде. Узган гасырның 90нчы  елларында кайры туннар килеп керде. “Зима” артеле, промкомбинатта тегәләр иде. Үзе җиңел, үзе арзан. Чүәк фабрикасында унтылар тегә башладылар (Исламгали “колхоз рәисләре өчен” дип куйды. Чөнки үзе рәис булган кеше).

Сүз итекчеләргә күчте. “Кеше үзе баскан итек фабриканыкыннан бөтенләй икенче иде. Безнең мөрәлеләр – итекчеләр. Ир-егетләр көзге кыр эшләре тәмамлангач итек басарга чыгып китәләр. Безнең әти дә йөрде. Халык үзе белгән, ышанган кешегә генә бастыра. Киез итек (олтанлысы бигрәк тә) теләсә нинди салкында аякны җылыда саклый.

Язгы йон – дәвалый, сызлаган урынга шуны куялар иде һәм хәзер дә куялар”.

– Узган гасырның 80нче елларында “Коммунист” колхозында 1500 сарык бар иде. Сөтнең литры, ипи – 15әр тиен, итнең килограммы – 2 сум. Бер килограмм йон 11–12 сум тора. Бер сарык 4–4,5 килограмм йон бирә. Бер сарыктан 50 сумлык продукция алына. Хәзерге бәяләргә күчерсәк, безнең сарык фермасыннан 10 млн сум акча керер иде.

Нәсел эше дә үз югарылыгында, Мәскәү өлкәсеннән 100–120 килограммлы тәкәләр кайтарабыз. Бәрәннәр нәселле итеп сатыла. Маллар май аеннан башлап октябрь беткәнче көтүдә йөри, сарыкчылык файдага эшли иде.

Сарык – болынның санитары. Бездә урманнан зиреклек аша инеш ага, зирек алкалары язгы су белән болынга агып төшә, хәзер болыннарны агач басты. Сарыклар моңа юл куймый иде.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Ә коллектив нинди иде! Баш зоотехник Җиһангәрәй Бәдыйков югары белемле, чиста, пөхтә, таләпчән, район дәрәҗәсендә эшләргә лаеклы кеше. Җәен кара тарантас, кышын кара кошевка җигеп йөрер иде. Колхоз зур, барысына өлгерә торган иде. Кызганыч, 42 яшендә Шәмәрдәнгә сарык тапшырырга барган җирендә фаҗигале рәвештә гомере өзелде.

Сарык караучы Гөлфәмә  Нуруллина “Почет билгесе” ордены белән бүләкләнде. Терлекчеләр йортында республика, район күләмендә яулаган бүләкләр эленеп торыр иде.

Җиһангәрәй абыйның хатыны Рәүфия 5 бала белән тол кала. Кечкенәсе Фидания укырга да кермәгән була әле. Фидакарь ана балаларны аякка бастыра, алар тормышта үз урыннарын таба.

– Минем техникум бетереп кайткан гына вакыт, зоотехник итеп мине куйдылар, – ди Исламгали Миңһаҗев. – Ике тумбалы өстәл, шуның һәр бүлемендә пөхтәләп тезелгән кәгазьләр, документлар. Җиһангәрәй абыйга зур рәхмәт, алар минем эшемдә бик ярап куйдылар.

Рәүфия апа улы Илшат гаиләсе тәрбиясендә хөрмәттә яши, Илшат әтисен дә онытмый, һәр җомга саен зиратка бара.

Исламгали сарыкчылыкның бетүенә уфтана, аның йоны да, тиресе дә бүген берәүгә дә кирәкми. Бәлки киләчәктә хәл уңай якка үзгәрер, дип тә өметләнә ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X