erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Сарымсакны кайчан утыртырга?

Сарымсакны кайчан утыртуның төгәл көне юк. Салкыннар башланырга ике-өч атна кала, диләр. Тик ул салкыннарның кайчан башланасын кайдан белергә? Сарымсакны утыртыр вакыт җиткәнен белер өчен, тәрәзә артындагы градусникка гына карарга кирәк. Ул иң дөрес вакытны күрсәтә.

Иртәрәк утырсаң, сарымсак кыш кергәнче үсә башлый, язын саргаеп, чирләп утыра. Соңрак утыртсаң, салкыннар башланганчы тамыр бикләп өлгерми, өшергә мөмкин. 
Утырту вакытын дөрес билгеләр өчен ике факторны гына күздә тотарга кирәк.
1.Сарымсак һава температурасы 3-5 градус җылы булганда тамыр җибәрә. 3 градустан да түбәнрәк һава температурасында андагы бар процесслар да туктала, димәк, тамыр да җибәрми. 
2. Сарымсак һава температурасы 10 градус җылы булганда үсә башлый. 
Димәк, моннан нәтиҗә: сарымсакны һава температурасы 10 градустан кимегәч утыртырга кирәк. Ләкин ул 5 градустан да ким булмасын. Менә шул чагында сарымсакның тамырлары ныгып өлгерсә дә, кыяк чыгарырга җитешмәс. 
Икенче юлы исә көздән суган утырту турында сөйләшербез. 

Лилия Гәрәева әзерләде

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

"Сөембикә"

 http://madanizhomga.ru/news/ayga-kyryn-karama/sarymsakny-utyrtu-vakytyn-bilgelche-ike-faktor

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X