erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Сатып бетергәч Венетага киләләр...

Кайчандыр Венета авыл җирлегенә ун авыл кергән, һәрберсендә мәктәбе, клубы, кибете булган. Ә хәзер?

Дәүләт алкоголь инспекциясе Арча территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге җитәкчесе Ләйсән Абдуллина  гражданнарны кабул итәргә баргач, аңа авылда кибет юклыгы, көтеп алган автолавканың да канәгатьләнерлек хезмәт күрсәтмәве, килгән очракта да сатуда кирәкле товарлар булмавы, бәяләр күрсәтелмәве, үлчәүнең сатып алучы күз алдына куелмавы турында зарланып мөрәҗәгать итәләр.

  Менә без Венетада. Иске Чүриле авыл җирлеге башлыгы Роберт Һидиятуллин һәм ярдәмчесе Наталья Романова белән сөйләшеп утырабыз. Бу төбәктә рус авыллары урнашкан. Венетада бүген дачалар белән бергә –  50, Красногорка белән Ермоловкада –  3әр, Михайловкада 17 хуҗалык бар. Күбесе өлкәннәр. Яшьрәкләр Арчага, Казанга йөреп эшли. Авылда урнашыр эш урыннары юк. Пай җирләре дә юк.

Авылда эшлим дигән кеше эш таба үзе. Михайловка авылында Евгений Гаврилов, Василий Карпов күпләп терлек асрыйлар.

Бүгенге көндә Венетада

почта бар, китапханә көнгә өч сәгать эшли, фельдшер-акушерлык пунктында Айдария Зиннәтуллина атнага өч көн Арчадан килеп медицина хезмәте күрсәтә. Клуб та, кибет тә күптәннән юк, узган ел мәктәпне дә япканнар, 24 баланы Иске Чүрилегә автобус белән йөртәләр. Җыелу урыны Венетада. Иртәнге җиде туларга унбиш минутка күрше авыллардан балалар я җәяү килә, я әти-әниләре китерә. Кышкы буранда да, көзге-язгы пычракта да.

  – Әти-әниләр үзләре Иске Чүриле мәктәбендә укытырга теләделәр, – диде авыл җирлеге башлыгы.

Ә кайчандыр гөрләп торган як булган бу. Авыл тарихын яхшы белгән Зоя Бабичева белән сөйләшәбез. Ул озак еллар авылда эшләгән, хәзер Казанда яши, әмма бик еш авылда була. Әнисе исән чагында ике көннең берендә кайткан. Әнисе Александра Бабичева заманында китапханәче дә, парт-оешма секретаре да, авыл Советы рәисе дә булган, хуҗалык рәисе урынында да калгаларга туры килгән. Авыл өчен, халык өчен янып-көеп йөргән.

Венетада 1823 елда халык үз көче белән чиркәү төзегән. Димәк, бу авылның тарихы еракларга барып тоташа. Чиркәүнең эчке бизәлеше 1980 елга кадәр сакланган. Бик матур чиркәү булган ул. Чиркәүне үзгәртеп клуб итәләр. Анда Андреевка, Рождественна, Ермоловка, Платоновка, Гремячка, Красный Дол, Коммуна, Михайловка, Красногорка авылларыннан да килә торган булганнар.

– Бильярд, футбол, теннис сеткаларына кадәр бар иде. Кино күрсәтелде. Балалар бәйрәмнәрдә концерт куйды. Артистлар, хәтта гипнозчылар да килә иде. Халык бик яратып йөрде, – ди Зоя Бабичева истәлекләре белән уртак-лашып. – Аннан китапханәдә 13 мең китап бар иде. Шуның барысын да укып чыгучыларны да хәтерлим әле. Хәзер ул клубтан ташландык бина гына калды. Беркөн иске почта бинасы яныннан үтеп барам. Тәрәзәләре юк, идәне юк. Эчендә балалар. Үзләренчә матурларга тырышканнар. “Иртәгә килегез, клуб ачабыз”, – диләр. Әллә нишләп киттем. Элек авыл саен диярлек кечерәк кенә булса да клуб бар иде бит.

Заманында бик күп бала укыган вакытлар да булган Венета мәктәбендә. Күрше авылларның һәрберсендә башлангыч мәктәп, югары сыйныфларга Венетага килеп укыганнар.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Мин укып чыкканда да 200 бала бар иде әле. Ә нинди яхшы укытучылар белем бирде, – ди Зоя Бабичева. – Тора-бара балалар саны кимеде. Бу мәктәпне төзү өчен нинди киртәләр аша үтүне яхшы беләм мин. Үзем ул чакта укытучы идем. Төзелешкә акча бирмиләр. Дүрт яшь укытучыга фатир төзергә кирәк, дигәннән соң гына шул максатта акча күчерделәр. Һәм шуңа мәктәп салынды. Ә нинди кешеләр медицина ярдәме күрсәтте? Күз, тырнакка карап диагноз куя алучы Антонина Антонова, аның ярдәмчесе Константин Баяндин искиткеч кешеләр, үз эшләренең осталары иде.

Фронтта һәлак булучылар, хәбәрсез югалганнар да күп. Һәр гаиләдән 2-3 кеше. Авыл уртасындагы һәйкәлдә шуларның исемнәре. Ә тыл ветераннары? Окоплар казыганнар, колхозда көнне төнгә ялгап эшләгәннәр, урман кискәннәр. Сугыш елларының авырлыгын хатын-кызлар, өлкәннәр, балалар үз җилкәләрендә

татыган. Ирләрен, якыннарын, балаларын сугышка озатканнар, кара мөһерле хатлар алганнар.

– Авылның үз янгын хезмәтенә кадәр бар иде бит. Көн саен кизү тордылар, – ди Зоя Бабичева. – Ә нинди матур иде бездә! Нурминка елгасында көймәләрдә йөзделәр. Күпер янында су тегермәне эшләде. Бөтен җирдә алма, җиләк, кызыл карлыган бакчалары. Уңышы хезмәт хакы хисабына бирелде.

Күпме төзелешләр башкарылуы, су, газ кертелүе, юл төзелеше турында да сөйләде ул. Үзенең ничек итеп юл төзетү артыннан йөрүен дә искә төшерде.

– Автолавкага ышаныч юк. Билгеле бер вакытта килми, нәрсә сорасаң, шул әйбере булмый, башка авылларда сатып бетердек, ди. Товарлар исемлеге юк. Заказлар алмый. Ярый, без башка авылларга бара алабыз. Авырлык белән булса да. Ә өлкән яшьтәгеләр нишли? Аннан фельдшер-акушерлык пунктында даруларны сатып алып була торган итеп тә эшләп булмый микәнни соң? – ди ул.

– Авылда кибет салып карадылар, тик сату булмагач ябылды, – диде авыл җирлеге башлыгы. – Зоя Бабичева әйткән проблемаларны хәл итү бездән генә тора торган әйбер түгел.

– Автолавка белән сәүдә хезмәтен “Агротрейд” ширкәте күрсәтә. Аның җитәкчесе Әгъләм Локманов бу мәсьәләне контрольгә алырга вәгъдә бирде, – диде Ләйсән Абдуллина.

Әгъләм Локмановның үзе белән дә элемтәгә кердек.

– Кайтуга автолавканы тикшердем. Бар да тәртиптә, бәяләр куелган, товар алганнан соң сатып алучыларга чек  бирелә. Автолавка биек бит ул, тәрәзә  аша сатыла. Өлкәннәр бөтен әйберне күрмәскә дә мөмкин. Товар җитәрлек була. Бер көндә 3-4 авылга баралар, кайбер әйберләр бетеп тә китә ала, – диде ул. – Без 45 авылга хезмәт күрсәтәбез, әлегә берәүнең дә зарланганы булмады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре