erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

"Сау-сәламәт кешеләрнең дә күбесе андый тырыш түгел..."

Сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикле гражданнар ункөнлеге кысаларында Рөстәм Кәлимуллин Арча станциясендә яшәүче Айрат Низамов белән өендә очрашты, аңа азык-төлек җыелмасы тапшырды, аралашты, гозерен тыңлады, ярдәм күрсәтергә вәгъдә бирде.

Айрат тумыштан инвалид. “Бик күп операцияләр кичерде. Бөтен тормышымны балама багышладым. Шуның нәтиҗәсендә гаиләм дә таркалды. Үзем Арчаның икенче мәктәбендә укыттым. Әнием белән энем булыштылар. Бер операциядән соң Айрат йөри башлады, әмма таякны ташлый алмады. Таяксыз йөри алмый. Хәзер икебез генә яшибез. Икебезнең генә пенсиягә тормыш алып бару бик авыр. Айратка берәр эш булса иде”, – диде әнисе Мөслимә ханым.

Айрат бик үҗәт, тырыш, максатына ирешү өчен көченнән килгәннең барысын да эшли торган егет. Үз хезмәтен куеп машина алган (ансыз булмый, ди әнисе), программистлык буенча махсус курслар тәмамлаган, боччега йөрде. Комьютер аша эшләгән ул. Наил Габдрахманов кушуы буенча егет шәҗәрәләр ясаган, китабын чыгаруда булышкан. Шулай азмы-күпме акча эшләгән. Хәзер эшсез калган. 32 яшь бит егеткә. Хезмәттә үзен сыныйсы, шул ук вакытта акча да эшлисе килә.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Өйдә бөтен нәрсәгә булыша ул, – ди Мөслимә ханым. – Утынын да яра, карын да көри, бозларын да вата, җыештыра да. Җәллим дә үзен, авыр бит балакайга. Тик дәшмим, чөнки ул миңа ярдәм итә алуына сөенә, шуннан үзенә рәхәтлек ала. Сау-сәламәт кешеләрнең дә күбесе андый тырыш түгел.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Молодец Айрат!!! БИК тырыш, аралашучан, шат кунелле, ярдэмчел егет! Унышлар телим сина дустым!

    2
    X