Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Савытларда юшкынны бетерү ысулы

    Чәйнекләргә, савытларга утырган юшкынны бетерү өчен, селте яки кислота кулланалар. Селте юшкынны йомшарта, шуңа да аны щетка белән чистарту ансат булачак.

    Реклама

    Эшкәртү өчен фосфат кислотасы тозларын алырга кирәк. Бер литр кайнар суга 20-40 грамм тринатр яки фоспор алалар һәм юшкын утырган савытта 1-2 сәгать кайнаталар, шуннан соң юшкынны кырып төшерәләр һәм савытны берничә  мәртәбә чиста су белән юалар. Әгәр юшкын бер юуда төшмәсә, 2-3 тапкыр эшкәртәләр.
    Кислоталардан, серкә эссенциясе яки 8 проценлы серкә кулланырга мөмкин. Серкәне 1 литр суга 3-4 кашык саласы. Хлорид кислотасы металлар өчен зарарлы, шуңа күрә аны бик сирәк кулланалар, ә юка стеналы савытларны чистартканда, аны бөтенләй кулланырга ярамый. Фото: https://pixabay.com
     http://shahrikazan.ru/news/kish-tabyish/savytlarda-yushkynny-beter-ysuly

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: