Реклама
19 сентябрьдә Казанның «Ак Барс Арена» стадионы каршындагы мәйданда Татарстанның һәм Россиянең эстрада йолдызлары катнашында зур концерт булачак.
(Казан, 13 сентябрь, «Татар-информ», Егор Никитин). Дәүләт Думасы сайлауларының соңгы көнендә — 19 сентябрьдә Казанның «Ак Барс Арена» стадионы каршындагы мәйданда Татарстанның һәм Россиянең эстрада йолдызлары катнашында зур концерт булачак.
Концерт мәйданына бушлай керү хокукын сайлау участокларында тавыш бирүче казанлыларга тапшырылган «Мин тавыш бирдем» беләзекләре тәэмин итә. Бу хакта эшлекле дүшәмбе барышында Казан мэриясендә әйттеләр.
Казан Башкарма комитеты Аппараты җитәкчесе Булат Алеев сүзләренчә, бу көнне бай концерт программасы көндезге 14.00 сәгатьтә башланып, кичке 22.00 сәгатькә кадәр барачак.
«Программаның кульминациясе — Гүзәл Уразова, Фирдүс Тямаев, Салават Фәтхетдинов, „Ума Турман“, Филатов һәм Karas төркемнәре, рэпер Мот һәм Россиянең халык артисты Олег Газманов катнашындагы концерт», — диде Булат Алеев.
Ул шулай ук концертның йомгаклау аккорды кичке салют булачагын да әйтте.
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз