erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Сбербанк банкоматларыннан акча күчерү түләүлегә әйләнде

Җәй башыннан Сбербанк банкоматларыннан акча күчерү түләүлегә әйләнде — теләсә нинди суммадан бер процент комиссия түлисе булачак. Бу хакта РИА Новости яза.

Төбәккә бәйсез рәвештә, комиссия өчен иң зур сумма мең сум булачак, диелә Сбербанк сайтында. Банкта аңлатуларынча, яңа система 2 июньнән кертелгән. Хәзер аена 50 мең сумга кадәр бушлай күчерергә була, ә аннары түләүсез күчерүләр өчен подписка сатып алырга яки һәр транзакциядән бер процент комиссия түләргә мөмкин. Әмма бу лимит банкоматтан акча күчерүләр өчен каралмаган. Кредит оешмасында әйтүләренчә, күпчелек клиентлар акчаны «Сбербанк онлайн» һәм «СМС –банк» ярдәмендә күчерә. Бу очракта бер айга 50 меңгә кадәр күчерүләр бушлай булып кала.
«Бу айлык лимит Сбербанкның 90 процентка якын клиентының ихтыяҗын канәгатьләндерә», — диделәр банкта һәм барлык операцияләрнең нибары бер проценты гына банкоматлар аша узуын әйттеләр. 14 июньнән Россиядә банк роумингын гамәлдән чыгардылар — хәзер бер кредит оешмасы эчендә төбәкара күчерүләр өчен комиссия алу тыела. Президент Владимир Путин бу законга узган елның декабрендә кул куйды. Документтан күренгәнчә, бер банк клиентларының счетлары арасында күчергәндә комиссия күләме төрле структур бүлекчәләрдә счетлар ачылуга бәйле була алмый.
Татар-информ

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X