erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Сеҗедә хоккей ярышы үтте. Дүрт авыл егетләре көч сынашты

Җиңүчеләргә кубок, грамота, медальләр тапшырылды.

Сеҗе авылында боз мәйданчыгы барлыкка килде. "Балыкчы авылында иде ул. Алып кайтып Сеҗегә урнаштыруда Фәнис Таҗиев башлап йөрде.Ул Сеҗе егете, Казанда яши. Мәйданчык булгач, нигә аны тик тотарга? Ярыш үткәрергә булдык. "Ак Барс"агро" ширкәте призына. Ширкәт җитәкчесе Шәйдулла Сәлахов кубок, грамота, медальләрен алды. Мөрәледән Алмаз Минһаҗев чәй  эчү оештырды", - диде Курса Почмактан физкультура укытучысы Хәлил Хәсәнов.
Ярышларда дүрт команда катнаша.Һәрберсендә 12-14 кеше. Барысы да махсус формадан. Аларын да үзләре таба. Уеннар киеренке бара. Беренче урынны Поч Поникның "Урман" командасы яулый. Бертуган Нияз һәм Илназ Башаровлар тырышлыгы белән, ди Хәлил Хәсәнов.
Икенче урында Сеҗе, өченче урында Мөрәле, дүртенче урында Ташкич командалары. Иске Масрадан Равил Хәсәнов иң яхшы капкачы, Сеҗедән Рафис Хәкимов иң яхшы уенчы дип табылган Аларга Мөрәледән Нәбиуллин бүләкләр тапшырган.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча Арча районы Арча хәбәрләре

2
X