erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Сентябрь – җиң сызганып эшләр чак

Алда безне “әбиләр чуагы” көтә

 

Быелгы җәй эсселеге буенча исәп алып барыла башлаган еллар арасында өченче урынны алган. Димәк, безгә кадәр килеп киткән бабаларыбыз эсселекнең тагын да усалрагын кичергән. Дөрес, җылы сөяк сындырмый, дип тә әйтәләр. 30–40 градуслы эсселәрдән соң килгән салкын һавага күнегүе кыенрак. Җәй буе түземсезлек белән көткән яңгырлар да килеп җитте. Бик кирәк алар, туфракта дым запасы калмады диярлек бит. Туфракның көздән дымга туенып калуы әйбәт.

Нәрсә дип әйтсәк тә, елга үпкәли торган түгел. Иң мөһиме – басулар буш түгел. Бүгенге көнгә бер шартлы терлеккә 19 центнер азык берәмлеге әзерләнгән. “Северный”, “Тукай”, “Кырлай”, “Аю”, “Ватан”, “Казанка”, “Ташкичү”, “Заря” ширкәтләрендә 23–25 центнер.

Басуларда әле дә азык әзерләү дәвам итә. 7197 гектардагы кукурузның 3507 гектары җыйнап алынды. Кукурузны орлыкка суктырып алучы хуҗалыклар да бар. “Елына күрә уңышы начар түгел”, – ди “Игенче” ширкәте җитәкчесе Рөстәм Хәбибуллин. Бу хуҗалыкта 145 гектарда бәрәңге дә үстерелде. Сугарулы мәйданнарда уңыш  әйбәт – гектардан 248 центнер чыга. Бәрәңгене комбайн ала, аралау линиясе тәүлек буе диярлек эшли, бәрәңге әлегә сатуга китә.

Быел икенче икмәккә сорау зур. “Кырлай”  ширкәтендә әйтүләренчә, Казандагы ярминкәләрдә бик тиз алып бетерәләр. Бу хуҗалыкта ул 1010 гектарда игелде, 344 гектары алынды инде, гектардан 254 центнер чыга. Республикадагы бәрәңге мәйданнарының өчтән бере шушы хуҗалыкта.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

“Ак барс” агрокомплексы”, “Казанка”, “Аю”, “Ватан”, “Яңарыш”, “Тукай”, “Ашытбаш”, “Ашыт” “Кызыл Яр”, “Заря” хуҗалыклары көзге чәчүне иң әйбәт срокларда чәчтеләр. Хәзер, шөкер, дым да булды.

Яңгырлар туфрак эшкәртүне дә җиңеләйтә. “Ак барс” агрокомплексы”, “Курса МТСы” ширкәтләре бу эшне төгәлләделәр дә инде. “Казанка” ширкәтендә төгәлләнеп килә. Район башлыгы Илшат Нуриев туфрак эшкәртүдә яхшы эшләгәннәре өчен “Курса МТСы” ширкәте механизаторы Рәйхан Галимуллинга, “Казанка” ширкәте механизаторы Илгизәр Сираҗиевка Рәхмәт хатлары, акчалата премияләр  тапшырды. Шундый ук бүләкләрне азык әзерләүдә эшләүче “Яңарыш” ширкәте механизаторы Илһам Мостафин, “Игенче” ширкәте механизаторы Ансар Мөхәммәтҗанов та алды.

Быел да республика конкурсында җиңүче комбайнчылар, хуҗалыкларның иң яхшы комбайнчылары акчалата бүләкләр алачак.

Көзен эшләр, мәшәкатьләр җитәрлек. Алда безне “әбиләр чуагы” көтә, җәй кыска вакытка яңадан кайтып алачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча Арча районы Арча хәбәрләре

2
X