erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

«Сердәшләр»дә серләр күп

“Изге гамәлегезне күреп, Аллаһы Тәгалә сезгә шундый бүләк ясарга булган”, – диде әни бездән дә ныграк шатланып.

Хөрмәтле дуслар!

Бу елдан башлап без “Сердәшләр” дигән исем астында кушымта биреп барырга булдык. Исеменнән күренгәнчә, берәүгә дә ишетелмәслек итеп кычкырып, күңелдәге серләребез белән уртаклашып алыйк әле.

Билгеле инде, бер кешенең дә эче буш түгел. Кайчак аны шулкадәр бушатасы, җиңеләеп каласы килә, тик эч сереңне кемгә сөйләргә дә белмисең. Ярый ла синең өчен җан атып торган якын дустың булса. Кайчак якын дуслар да иң куркыныч дошманың булып чыга. Дусты хыянәтеннән зыян күрү очраклары турында ишетеп, укып белеп торабыз.

Ә монда сезгә беркемгә дә сиздермичә эчегезне бушату мөмкинлеге туа. Газетага чыккач нинди сер була инде ул, диярсез. Ә без аны күңел түренә кертеп куябыз да, онытабыз. Үз исем-фамилиягезне куймыйча языгыз. Яки редакция өчен генә, дип билгеләп куегыз. Ул ике арадагы сер булып калачак. Без исемегезне беркемгә дә әйтмәскә сүз бирәбез.

Әйдәгез әле, шул юнәлештә эшне башлап җибәрик. Сездән хәбәрләр көтәбез. Ватсабка гына да (номеры 89179076973) юллый аласыз. Электрон адрес: zakieva59@mail.ru. Чит бер кеше дә күрмәячәк. Сездән хәбәрләр көтәбез. Шулай ук хәбәрләр чыкканнан соң анда язылганнар буенча фикерләрегез, киңәшләрегез дә кызыксындырачак.

Беренче адымыбызны әлегә кадәр килгән хатлардан башлап җибәрдек. Кулга-кул тотынып эшләргә насыйп булсын. 

Шундый өч кушымта басылды инде. Хатлар язуыгыз, бик теләп серләрегез белән уртаклашуыгыз өчен рәхмәт. Кызыклы, йөрәккә үтеп керә, кайчагында күзләрне яшькә күмә торган язмалар бар. Киләчәктә дә сездән хатлар көтәбез. 

Шунысын да искәртеп үтәбез, әлеге язмалар атна саен бары тик газета битендә генә чыгып барачак, сайтка куелмаячак. Күзаллау өчен бу юлы шул хатларның берсен сезгә тәкъдим итәбез.

15 ел балабыз булмады. Дус кызларыма баргач, тупырдатып балаларын сөйгәннәрен күреп йөрәгем авыртып кайта иде.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Юк, мин авырту хатын түгел. Ирем дә, Аллага шөкер, сау-сәламәт. Нәрсәгә бала юк, үзем дә аңламыйм. Табиблар башта түз, барысы да әйбәт булыр, дип ышандырып килде. Аннан өметләрен өзделәрме, нәрсә дияргә дә белмичә җилкәләрен генә сикертә башладылар.

Зарланмыйм, ирем бер сүз әйтми. Тик күрәм бит, балаларын җитәкләп барган ирләр артыннан озак-озак карап тора. Шунда түзмәдем, бала алыйкмы әллә, дип куйдым. Ул миннән шуны гына көткән кебек, шатланып риза булды.

Уллыкка бала алу да җайлы гына эш түгел икән. Шулай да тырыштык, бала табу йортында ук анасы бер баланы калдырып чыгып киткән булган. Шуны алырга булдык. Бер айлык кына иде әле. Улыбыз ай үсәсен, көн үсте, тәпи дә йөреп китте. Аның өчен мин дә, әтисе дә нишләргә дә белмәдек.

Ә көннәрдән беркөнне үземнең дә йөккә узганымны белдем. Башта ышанмадым. “Изге гамәлегезне күреп, Аллаһы Тәгалә сезгә шундый бүләк ясарга булган”, – диде әни бездән дә ныграк шатланып.

 Улыбызга ике яшь, дигәндә ямь өстенә ямь өстәп кызыбыз дөньяга килде. Икесен дә үлеп яратабыз.

Тик, ышанырсызмы, юкмы, кыздан соң мин тагын ике бала таптым. Бер-бер артлы. Аралары бер яшь кенә. Икесе дә малайлар. Аннан әле тагын бер кызны тәрбиягә алдык. Шулай мин биш бала анасы булдым.

Вакыт шундый тиз бара. Алар үсеп тә бетте инде. Олы улым өйләнде, икенче кызым кияүгә чыкты, икесе Мәскәүдә эшли. Яныбызда тәрбиягә алган кечкенәбез генә калды. Дус кызымның баласы иде ул. Ире белән бергә юл һәлакәтендә һәлак булды. Өч яшьлек балаларын үзебезгә тәрбиягә алдык. Ул да мәктәптә укый инде. Изге гамәлебез юкка чыкмады, Аллаһы Тәгалә аны бише белән кайтарды.

Зифа Абдуллина   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X