erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

"Северный" хуҗалыгы тагын 150 млн сумлык техника алачак

Бүген район хакимиятендә хуҗалык җитәкчеләре, белгечләр язгы кыр эшләре планнарын расладылар.

Һәр хуҗалык вәкиле трибунага чыгып эш планы белән таныштырды. Гадәттә мондый җыелышларда чыгыш ясаучы күзен кәгазьдән алмый. Дөрестән дә дистәләгән санны каян хәтерләп бетермәк кирәк. Ә менә "Ватан"ның баш агрономы, озак еллар шушы вазифаны  башкаручы, Татарстанның атказанган агрономы Габдрәис ага Рамазанов папкасын ничек ябык килеш алып менгән булса шул килеш ачмыйча да алып төшеп китте. Шаккатарсың, кайсы басуга нәрсә чәчәсен, анда кем эшлисен, күпме нинди ашлама керәсен энәсеннән җебенә кадәр яттан белә ул. Менә кемнән үрнәк алырга кирәк яшьләргә !

Ярар, Габдрәис ага үз кеше,кем әйтмешли теше чыкканнан бирле шул басуларында-кырларында инде. Ә менә мишәр акценты белән сөйләүче, безнең якларга әле күптән түгел генә язмыш җилләре ташлаган "Яңарыш" ( Иске Чүриле яклары) хуҗалыгы җитәкчесе Илгизәр әфәнде Садыйков кай арада өйрәнеп бетергән диген. Ул да бөтен саннарны хәтердән әйтә. Район башлыгы Илшат Нуриев механизаторларны язгы чәчүдә кызыксындыру тәҗрибәсе белән уртаклашуын да сорады аннан. Һәр көн смена азагында үзе яки белгечләре норманы арттырып үтәгән тракторчыга премия биреп чыга икән. Кыйнап түгел,менә шулай хөрмәтләп,кызыксындырып эшләтергә кирәк җир кешесен. Шуңа күрә эшләре дә гөрләп бара аларның!

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Инде "Северный" га килсәк, бер сүз белән әйткәндә, болар чынлап торып тотынганнар дияргә була. Моңарчы да Рөстәм Габдуллаҗанович озак еллар хуҗалыкны алдынгылар сафында тотты. Яңа хуҗалары Илнар Мөхлисов сүзләренә караганда, тагын да текәрәк үрләрне яуларга исәпләре. Инде бөтен техника паркын яңартырга тотынганнар.  50 млн сумлыгы кайтып утырган инде ,тагын 150 млн сумга азык әзерләү техникасы алырга ниятлиләр. Сүз уңаеннан, заманча терлекчелек комплексы нигезенә дә казык кагарга җыеналар икән. Бирсен Ходай ! Әтнәләргә генә дигән мени.

Төзегән планнары буенча барлык хуҗалыклар да язгы кыр эшләрен 10-12 көндә башкарып чыгарга уйлыйлар. Аллаһы Тәгалә берәр төзәтмә кертмәсә тагы. Кәгазьдә бар да әйбәт, калганын тормыш үзе күрсәтер, көтәргә озак калмады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X