Реклама
Барлык техника да янгын сүндерү җайланмалары, медицина аптечкалары, авария туктау билгеләре белән җиһазландырылган.
Техник карау графигы буенча Арча районы хуҗалыкларында тракторларны, үзйөрешле машиналарны һәм аларның тагылмаларын техник карау дәвам итә.
10 апрельдә чираттагы техник карау “Северный” ширкәтендә узды. Әлеге ширкәттә барлык техника да янгын сүндерү җайланмалары, медицина аптечкалары, авария туктау билгеләре белән җиһазландырылган. “Северный” ширкәте механизаторлары ел саен техник карауга сыйфатлы итеп әзерләнә.
Габделхак Касыймов - Арча районы буенча дәүләт техник күзәтчелеге баш дәүләт инженер-инспекторы
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз