erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Сез барыгыз да искиткеч

Интернат-мәктәптә  тәрбияләнүчеләрнең концерты үтте.

Яңа Кенәрдәге сәламәтлекләре ягыннан мөмкинлекләре чикле балалар өчен интернат-мәктәптә  тәрбияләнүчеләрнең концерты үтте.

Ул инвалидлар ункөнлеге кысаларында ел саен оештырыла. Әмма башка елларда фестиваль формасында узып, иң яхшы номерлар район Мәдәният йорты сәхнәсендә чыгыш ясау өчен сайланып алына иде. Бу юлы интернат-мәктәпнең үзендә зур концерт булды.

Укыту эшләре буенча директор урынбасары  Мөслимә Хәбибрахманова әйтүенчә, быел инвалидлар ункөнлегендә интернат мәктәптә тәрбияләнүчеләрне чаралар белән күмеп китмәгәннәр. Үзләре авыл китапханәсендә барганнар һәм Әтнә районының Олы Мәңгәр халык театры (режиссеры Рафис Сәләхетдинов) курчак спектакле бүләк иткән.

– Кеше күп җыелмасын өчен ике тапкыр куйдылар. Балалар бик яратты, – диде Мөслимә Хәбибрахманова. – Аннан үзебез чаралар оештырдык. Көзен туган балаларны җыеп уйнатып, бүләкләр биреп, туган көннәрен билгеләп үттек. Үзебездә фестиваль оештырып, иң яхшы номерларны концертка сайлап алдык.

– Өч номер, Алисә Мөхәммәтова, Рамазан Ившин башкаруында “Килегез безгә” шигыре  (җитәкчеләре Илһамия Сабирова), барабанчылар (Айгөл Хәйруллина) һәм удмурт халыклары биюе (Гөлнур Ибраһимова) мөмкинлекләре чикле балалар өчен уздырыла торган унөченче республика фестиваленә үтте. Алар бүген дә үз чыгышларын тәкъдим итәчәк, – диде тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Илсөя Мөхәммәдиева. – Узган ел шушы фестивальдә катнашып, 50 мең сум акча откан һәм аңа костюмнар тектергән идек.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Интернат мәктәптә барлыгы 149 бала белем ала. Алар Биектау, Балтач, Әтнә һәм үзебезнең Арча районнарыннан. Шуларның 68е инвали бала, физик яктан мөмкинлекләре чиклеләре дә шактый. Уку һәм яшәү өчен биредә барлык шартлар тудырылган. Балалар төрле бәйгеләрдә, олимпиадаларда катнашалар, җиңүләр яулыйлар, бииләр, җырлыйлар.

Алдагы елларда фестивальнең сайлап алу турында катнаша идек. Һәр бала сәхнәгә чыгарга, нинди булса да номер башкарырга тырыша, диләр иде безгә оештыручылар. Бу юлы сайлап алынган чыгышларны карап, сокланып утырдык. Сәламәтлекләре ягыннан мөмкинлекләре чикле булуга карамастан, балалар төшенкелеккә бирелмиләр, сәхнәдә үзләрен иркеп тоталар, чын күңелдән бирелеп чыгыш ясыйлар.

 Концертта 16 номер иде. Әмма ул сизелмичә дә бер сулышта үтте. Рамазан Ившин (җитәкчеләре Нурсөя Нигъмәтуллина, Гөлсәрия Зарифҗанова), Дилбәр Кәримуллина (Рузилә Низамова), Риназ Гобәйдуллин (Резеда Галимҗанова) матур җырлары белән күңелне күрсә, Радмир Галимҗанов (Гүзәл Вәлиуллина), Алисә Мөхәммәтова (Миләүшә Габделәхәтова), Аделя Галимуллина (Гөлфирә Шакирова) сәнгатьле итеп шигырь сөйләделәр, Камилә Фәттериева ((Резидә Шәяхмәтова) акробатик номер күрсәтте. Яфраклар белән бию (җитәкчесе Лимана Каюмова), “Тамчылар, “Балачак” бию төркемнәре чыгышы (Флүзә Үтәгәнова, Гөлгенә Григорьева), мари биюе (Илһамия Сабирова) эчтәлекле һәм матур иде. “Яшьлек” бию төркеме башкарган вальс та (җитәкчесе Гөлүзә Шакирова) искиткеч булды.

Соңыннан өйрәтүчеләргә Рәхмәт хатлары, сәхнәдә чыгыш ясаган балаларга күчтәнәчләр тапшырылды. “Сез барыгыз да искиткеч! Костюмнарыгыз да матур, үзегез дә, чыгышларыгыз да. Сокланып утырдым”, – диде районның ветераннар советы һәм инвалидлар җәмгыяте җитәкчесе Рәмзия Хәмидуллина.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча Арча районы Арча хәбәрләре

2
X