erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Сез булганда гына өйләребез ямьле, сыйларыбыз тәмле

Алисә Ахунова Кече Төрнәледә гомер итүче әти-әнисе Дания һәм Азат Фәхриевлар турында яза.

2024 ел Русиядә Гаилә елы дип игълан ителде. Гаиләле кешенең күңелендә һәрчак җылылык бөрки. Һәрбер гаиләнең истәлекләргә бай үткәне, буыннан – буынга күчкән гореф – гадәте була. Учакны гел дөрләтеп торган гаилә башлыгы үзенең бар тырышлыгын гаиләсенә бирә. Әлеге кайнарлыкны суытмый, күмерен чәчми – түкми саклаган гаиләнең йөрәге дә була. Нәкъ менә шушы ике кеше тудырган гаилә, еллар үткән саен төпле нигезен булдырырга сәлатле. Дөньяда һәр кешенең үз юлы, үз язмышы. Алар бер-берсенә охшамаган. Тик шулай да араларында бер уртаклык бар: без барыбыз да җир йөзенә нәсел калдырырга, бәхетле тормыш итәргә килгәнбез. Гаиләбез бар икән, димәк безнең киләчәгебез бар! Без бәхетле! Гаилә – һәркемнең тормышында да терәк, таяныч. Гаилә – иң зур байлыкларның берсе, минемчә. 
Әни — бит ул — өй кояшы,
Әти — дөнья терәге.
Әти белән әни бергә булганда
Тыныч була бала йөрәге.
Сүзем Кече Төрнәле авылыннан, әти белән әни турында. Безнең өчен бик тә кадерле булган кешеләребез Дания Фарух кызы hәм Азат Мәгьсумҗан улы Фахриевларның бергә тормыш корып яши башлауларына 17 мартта 35 ел булды.  Бер-берсенең язмышларын уртак бәйләгән көннән соң 35 ел гомер үтеп киткән. Иңне-иңгә куеп бер-берсен хөрмәт итеп яши алар. Узган гомернең  һәр мизгеле алар өчен кадерле, якын. Артка әйләнеп карасаң, ниләр генә кичерелмәгән дә, нинди генә авырлыклар күрелмәгән.  Алар тормышның рәхәтен, кадерен белеп, башкалар өчен дә үрнәк булып яшәүче пар. Сез безне кадерләп һәм назлап пар канат астында җил-яңгыр тидерми, кадерләп үстердегез. Олы тормыш юлына бастырдыгыз. Сез бүген дә безгә яхшы үрнәк һәм терәк, ышанычлы дус, туры юлны күрсәтүче маяк та булып торасыз. Без балаларыгызны һәм оныкларыгызны бер учка җыеп тотасыз, яшәү көче бирәсез. Әти-әни балаларыбызның яраткан дәү әтиләре, дәү әниләре дә бит әле. Туган нигез бала-оныклар тавышы белән гөрләп торса, ата-ана өчен моннан да зуррак бәхет булмыйдыр, мөгаен! Ходай сезне сәламәтлектән аермасын, мул имин тормышта пар канатлар булып озын гомер итәргә язсын. Сез булганда гына өйләребез ямьле, сыйларыбыз тәмле. Барысы өчен дә зур рәхмәт сезгә, кадерлеләребез! Без сезне бик яратабыз. 
Әти-әни газиз кешеләр,
Безгә гомер бүләк итүче,
Төн йокыларны йокламый
Иркәләп, назлап үстерүче.
Без бик бәхетле бүгенге көндә
Әти-әни бар янәшәбездә.
Безгә алар көч һәм дәрт бирә
Якты дөньяларда яшәргә.
Әти белән тормыш ямьле,
Әни белән түгәрәк.
Нык итеп бергә тотышып
Яшик әле бергәләп.
Кайгы – хәсрәт юл тапмасын
Безнең тату бердәм ояга.
Бергә матур итеп, куанып яшик,
Бәхет – шатлык татып дөньяда!
Әтиебез, Фахриев Азат 1964 елда Арча районы Кече Төрнәле авылында дөньяга килә. 1971 елның 1 сентябрендә әти Кече Төрнәле авылы башлангыч мәктәбенең беренче классында укый башлый. Ә аннан соң Иске Төрнәле урта мәктәбе. 1979 елда ул кулына аттестат ала. Билгеләре бары тик 4 ле 5 леләр генә. Кечкенәдән үк әтигә механизатор тракторист һөнәре бик охшый. Һәм 1981 елда ул Үрнәк училищесына (СПТУ№9) укырга керә. Һәм 1983 елда яхшы билгеләренә генә училищены тәмамлый. Хыяллар чынга аша. Ул үзенең хезмәт юлын Кече Төрнәле авылында башлый. Хезмәт сөйгән кеше генә тормышта үз урынын таба ала. Әти  хыялына ирешә, тракторчы булып эшли башлый. 
Ул 1983 елның апрель аенда армия сафларына алына. Әти ике ел хезмәт итә. 1985 елның июнь аенда туган ягына кайтып җитә. Шул елны ук авылыбызга башлангыч мәктәпкә укытучы булып килгән, булачак тормыш иптәшен – әниебез Данияне очрата. Һәм 1989 елда яшь матур гаилә барлыкка килә. Әти үз гомерен җиргә багышлаган гади хезмәт кешесе. Ул гомере буе алдынгылар рәтендә бара, аны һәрвакыт тракторчыларның олысына-кечесенә үрнәк итеп куялар. 35 ел тракторда эшләде. Бала чакта келтер-келтер трактор тавышын ишетүгә әтиебез кайта дип каршысына йөгереп чыга идек.  Тракторын караганда  ачкычларын биреп тордык. Бик күңеле була иде әтинең. Баш-аягыбыз белән мазутка батып, пычранып бетсәк тә, әрләү сүзләре ишетмәдек. Әти бик йомшак кеше. Ул гаиләсенә, дус-туганга игътибарлы, бик игелекле, мәрхәмәтле, ачык йөзле. 
Әниебез, Фахриева Дания Фарух кызы Арча районы Иске Кырлай авылында 1966 нчы елның 31 нче маенда бишенче бала булып дөньяга килгән. Җиде яшь тулгач 1 нче сыйныфка укырга керә. 1981 елда 8 еллык мәктәпне тәмамлый. Аннары Арча  педучилищесына укырга керә. 1985 нче елда урта белем алганнан сон, югары белем алу нияте белән, Казан дәүләт педагогика институтына читтән торып укырга керә. 1991 нче елда югары белемле була. Укытучы хезмәтен Кече Төрнәле башлангыч мәктәбендә башлый. Менә 39ел инде балалар арасында. Күпме сулар аккан, җилләр искән, әмма шушы өч дистә елдан артык вакыт бер мизгел шикелле генә үтеп киткән.
Ул хәзер дә армый-талмый балаларга белем бирә. Бөтен гомерен мәктәпкә, башлангыч сыйныфларны укытырга багышлаган  укытучы. Җаны – тәне белән үзенең эшенә бирелгәнлеге безнең өчен тормышта чын үрнәк булып тора. Әни хәзерге вакытта Иске Төрнәле башлангыч мәктәбендә эшли. 
Ул профсоюз тормышында да актив урын алып тора. Спорт ярышларында катнашып, грамоталар ала. Язын – көзен йөгерү булса, кышын чаңгыга баса. 
Кечкенә чагыбызда да, олыгайгач та кирәк әле безгә әти-әни назы, әти-әни карашы. Ничә генә яшьтә булсак та, нинди генә уңышларга ирешсәк тә, янәшәбездә гомеребез буе таянып яшәгән кешеләребез – әти-әни һәрчак кирәк. 
Бүген, 24 нче март көнне кадерле әтиебезнең 60 яшьлек юбилее. 
Кадерле әтиебез, сине юбилеең белән ихластан котлыйбыз. Сабыр холыклы, киң күңелле, безгә һәрвакыт төпле киңәшләрен биреп яшәүче, балалар дип торучы кадерле әтиебезгә бәхетле көннәр, күңел тынычлыгы телибез. Һәрвакыт тугры, мәрхәмәтле булып, туганнарың өчен кайгыртып, яратып яши белүең белән үрнәк син. Синдәй тормыш юлдашы, әти һәм дәү әти булу – олы бәхет, шатлык һәм горурлык ул. Әниебезгә ныклы терәк, балаларыңа һәрчак ярдәм кулыңны сузучы әти, оныкларыңа яраткан һәм кадерле дәү әти син.
Әниебез белән бергә, балаларның, оныкларның кадер-хөрмәтен күреп, муллыкта, кайгы-хәсрәтсез, исәнлектә-саулыкта яшәргә язсын.
Рәхмәт әти, сиңа барсы өчен.
Тәрбияңә, биргән назыңа.
Күңел тынычлыгы юлдаш булсын
Картлыгыңның якты язында. 
Маңгаеңда сырлар – үткән еллар, 
Борчуларың – ак чәчең.
Барлык балаң, әти, рәхмәт әйтә,
Котлы булсын 60 яшең. 
Озак еллар шулай тәрәзләрдә
Балкып торса иде утыбыз.
Һәрчак безне каршы алса иде
Әти-әни туган йортыбыз. 
Балалар, дип яшибез инде, алар өчен тырышабыз, бәхетле булуларын телибез, – диләр әти белән әни. 
Алисә Ахунова. Кече Төрнәле.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X