erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

"Сез инде ике атна элек үлгәнсез бит!.."

"Бу сүзләрдән эсселе-суыклы булып киттем", - ди ир.

Стәрлетамактан Сергей Семенов яшәү урыны буенча стоматология поликлиникасына килгән. Пенсионер регистратурага документлар биргән, ә хезмәткәрләр аңа ...аның үлгән булуын хәбәр иткән. Өстәвенә, бу ике атна элек булган.

"Паспорт мәгълүматлары минеке, барысы да минеке. Ни өчен үлем диагнозы юк, барысы да гаҗәпләнделәр. Барыннан да бигрәк банк карталарын, пенсия түләүләрен туктатуларыннан, паспортны "аннулировать" итүләреннән курыктым", - ди ир.

Баксаң, пациентларның барлык мәгълүматлары теркәлә торган "Промед" программасына Сергей Семеновның тулы адашының үлем датасын керткәннәр. Ул Саратов өлкәсендә яшәгән. Аларның хәтта туган көннәре дә янәшә - аерма ике көн генә.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Башкортстанда стоматолог ярдәмен шулай да алган ир. Соңрак тере Сергей Семенов өчен барлык мәгълүматларны тергезгәннәр. Үз чиратында, пенсионер медиклардан аңа йөрәк-кан тамырлары системасының холтер-мониторингын узуда ярдәм итүен сораган, дип яза Кызыл таң.

Фото: pixabay.com/ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X