erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Сез урманга хезмәт итәсез!

Әлеге сүзләрне Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров Арча урман хуҗалыгы хезмәткәрләренең профсоюз конференциясендә әйтте. Сез яшел форма киеп йөрисез, дип тә өстәде әле ул, урманнар язмышы шушы кешеләргә ышанып тапшырылган.

 

Урман хуҗалыгы җитәкчесе Шамил Хәйруллин хисап чыгышында 2019 елда куелган планнарның уңышлы үтәлүе турында әйтте. Әмма уртача хезмәт хакы кимегән.

Министр нәкъ менә хезмәт хакы мәсьәләсенә аеруча игътибар итте дә. Ул аны хәл итәсе проблемаларның беренчесе дип атады. Урманчыларның уртача хезмәт хакын 30 мең  сумга (әлегә 20 мең сум чамасы) җиткерү бурычы куела. Урманнарны саклауга игътибарны көчәйтергә, тәртип бозучылар җәзасыз калмаска тиеш. Министрлык техника белән дә ярдәм итәчәк.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Район башлыгы Илшат Нуриев урман хуҗалыгы хезмәтчәннәренә тырыш хезмәтләре өчен рәхмәт әйтте. Коллектив район тормышында мөһим роль уйный, урман хезмәткәрләре районда үткәрелә торган чараларда актив канашалар. Балалар урманчылыклары белән актив эшләвегез бик әйбәт, балалар безнең киләчәгебез бит, диде район башлыгы.

Миниср һәм район башлыгы хезмәт алдынгыларына бүләкләр тапшырдылар.

Ильяс Фәттахов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X