erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Сезгә нинди бозау кирәк?

Кысыр сыердан ит тә юк, сөт тә юк. “Дәүләт терлек асраучыларга күп төрле ярдәм күрсәтә, моның өчен рәхмәтебез зур, – дип шалтырата бер газета укучыбыз. – Без дә берничә сыер асрыйбыз, арттырырга да исәп  бар. Тик менә үгез мәсьәләсе генә борчый, көтүдә үгез йөргәндә әйбәт иде.  Хәзер авылдагы фермада да маллар калмады”.

 

 

Район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Ринат Фәйзрахманов: “Без бу проблеманы хәл итү юлын таптык”, – диде һәм сыер асраучылар, асрарга җыенучылар өчен кызыклы яңалыклар турында сөйләде.

– Бүген инде көтүдә үгез йөргәндә дә (ул нинди генә яхшы үгез булмасын) уңай нәтиҗәгә ирешүне гарантияләп булмый, – диде ул. – Үгез үзе күп кенә йогышлы авырулар таратучы булырга мөмкин. Мәсәлән, лейкоз авыруын.

– Әлеге проблеманы ничек хәл итеп була?

– Бары тик ясалма орлыкландыру юлы белән генә. Болай эшләгәндә бернинди авырулар күчми, сыерның кысыр калу ихтималы бетә, сәламәт, үзенә кирәкле токым бозау туачагы гарантияләнә.

– Бу турыда тулырак әйтеп үтсәгез иде.

– Ясалма орлыкландырганда иң яхшы нәселле үгезләр орлыгы файдаланыла. Сезгә сөт яки ит токымлы бозау кирәкме – рәхим итеп сайла! Аннан сыерны каядыр өстерәп йөрисе юк – безнең белгечләр чакыруга килеп җитәләр. Тагын бер өстенлеге – чыгымнар тотып үгез асрыйсы, сөзмәс микән дип, өркеп йөрисе юк.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Үзеннән-үзе сыерны кайчан каплатырга, дигән сорау туа.

– Бозаулагач сыерга 60 көн ял бирергә кирәк, ул бу чорда сәламәтләнеп бетә. Шуннан соң белгечне чакырырга. Ветеринария белгече ясалма орлыкландыру алдыннан клиник карау уздыра, кирәк булганда УЗИ  аппараты да куллана. УЗИ аппараты белән сыерның буазлыгын да тикшереп була.

– Сезнең белгечләр тагын нинди хезмәтләр күрсәтәләр?

– Йорт хайваннарының (песиләр, этләр һәм ит ашаучы ерткычлардан тыш) үләксәләрен алып китәләр. Тояклар чистарталар, торакларга дезинфекция ясыйлар, этләр һәм песиләрне стерильләштерәләр һәм печәләр һ.б.

Ильяс Фәттахов

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X