erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Шагыйрә һәм язучы Фәйрүзә Мөслимова вафат

Якыннарының кайгысын уртаклашабыз.

Шагыйрә һәм язучы Фәйрүзә Мөслимова вафат
Шагыйрәнең гомере коронавирустан өзелгән. Үпкәсе 90 процентка кадәр зарарланган булган. Операция ясаганнар. Комадан чыга алмаган.
(Казан, 7 ноябрь, «Татар-информ»). Бүген шагыйрә Фәйрүзә Мөслимова вафат. Бу хакта ТР Язучылар берлеге хәбәр итә.

«Бүген иртүк кайгылы хәбәр килде: иртәнге 3 тулып 10 минутта РКБда язучы һәм шагыйрә Фәйрүзә Мөслимованың ковидтан гомере өзелде…

Туганнарының тирән кайгысын уртаклашабыз», диелгән хәбәрдә

Фәйрүзә ханым 1954 елгы.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/culture/07-11-2021/shagyyr-m-yazuchy-f-yr-z-m-slimova

Эльмира Закирова яза

Бүген иртүк 3 сәгать 10 минутта РКБда Фәйрүзәбез ковидтан китеп барды... Фәйрүзәбез дим... Чөнки язучы, шагыйрә, матур җырлар авторы, журналист Фәйрүзә Мөслимова безнең редакция өчен дә, шәхсән үзем өчен дә бик якын кеше иде... Миңа ул мәктәп, студент елларыннан ук кадерле.
Авырганын белә идек. Бер ай дәвамында тыныбыз белән үлем тырнагыннан суырып алырдай булып яхшы хәбәрләр көттек. Кем-кем, Фәйрүзә җиңәр дип өметләнә идек... Шундый көчле, акыллы, тәвәккәл, һәрчак ярдәм итәргә әзер, башкаларны сөендерергә ашыгучы Фәйрүзә бит ул!
Соңгы тапкыр 4 октябрьдә Саҗидә Сөләйманова кичәсенә бергә бардык. Барысы белән көлеп сөйләште, шат иде...

18 октябрьдә бик нык авырганын әйттеләр. "Больницада. Кислородта" дип кенә язып җибәрде. Аннары инде реанимация... Чир белән көрәшү...
Кызы Диләрә: "Әни ковидны җиңде! Хәзер үпкәсен дәвалый. Бар да яхшы булачак!" – дип язган иде бит! Фәйрүзә иҗаты турында телевизордан матур тапшыру күрсәттеләр җитмәсә!
Бүген иртән Фәйрүзәне төштә күрдем. Туган көне икән. Актаныш хакимияте башлыгы Энгель Фәттахов чәчәкләр тапшыра... (Без икебез дә Фәйрүзә белән Актаныштан).
Иих, төштә генә күрергә язган икән...

Хуш, Фәйрүзә!

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Бүген 11дә РКБ моргы янында озатабыз, Самосыровода җирлибез дип әле генә язды Диләрә

 

АЛТЫН БӘҺАСЕ

Алтыннан мин гомер буе уңалмадым,
Булалмадым ни йөзекле, ни алкалы.
Сизми калдым күбәләктәй очкан чакта
Туй балдагын хәтта ничек югалтканны.

Тигезлегең биртелерме? – Ырым ич бу!
Сатып алдым, еллар үткәч, икенчесен,
Бриллиантлап эшкәртелгән, 
                                              бик затлысын,
Бармагыма аеруча килешлесен.

Яшьлегем бит ямьле булган бизәксез дә,
Ник насыйпсыз алтыннарга ымсынырга?
Кадерлерәк кыйммәтләрдән өстен куеп,
Югалтырга, урлатырга, юксынырга?

И гомерләр, шатлыкларым-борчуларым...
Узып киткән сиздермичә агымсудай.
Туган көнем. Алтын балдак – бүләк миңа!
Нигә икән язмыш миннән көлә шулай?

Алтыннан мин беркайчан да уңалмыймын,
Килешмәс тә хәзер минем бармагыма.
Тыныч кына яшим әле, хәтердә дә
Һич кайтасым килми икән яшь чагыма

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X