erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Шашлык өчен маринад рецептлары: үзегезгә саклап куегыз!

Бу хакта белмәгәнсездер дә әле: шашлык өчен бал белән имбирдан ясалган маринад та кулланырга була икән.

Кивидан
1 кг иткән 1 киви, 3 аш кашыгы үсемлек мае һәм борыч кирәк. 
Кивины чәнечке белән изеп, аңа борыч сибегез һәм май салыгыз да, ит белән болгатып, төнгә суыткычка куегыз.

Сарымсак һәм каймактан
1,5 кг иткә 350 гр каймак яки майонез, 7 тырнак срымсак, 1 чәй кашыгы тоз, 0,5 чәй кашыгы төелгән кара борыч кирәк.
Сарымсакны изеп, аңа каймак кушып, тоз-борыч сибеп, ит белән ебргә блогатабыз. Суыткычта кимендә 8 сәгать тотабыз. Каймак белән майонез урынына кефир яки әйрән дә ярый. 

Бал белән имбирдан 
1,5 кг тавык яки күркә итенә 100 гр бал, ярты мандарин, 200 мл цитрус согы, 5 тырнак сарымсак, 1 чәй кашыгы тоз, 50 гр имбир тамыры
Имбирны угычта уабыз, бөтен ингредиентларны кушабыз. Ит өстенә агызып, суыткычта 2-3 сәгать тотабыз.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Соя соусыннан
1 кг тавык канатына 100 гр бал, 4 чәй кашыгы соя соусы, 5 тырнак сарымсак. Барысын бергә кушып, төнгә суыткычка куеп калдырыгыз.

Минераль судан
1 кг иткә 500 мл минераль су, ярты лимон, бер бәйләм петрушка, кинза һәм укроп.
Лимон согын сыгып, тәмләткечләрне вак итеп турап, минераль су кушыгыз. Ит өстенә маринадны агызып, 2-3 сәгать суыткычта тотыгыз.

Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X