erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Шифаханәгә юллама – Лилия ханымга

Узган атнада медицина хезмәткәрләренә шифаханәләргә юлламалар тапшырылды.

Алар озак еллар сәламәтлек саклау учреждениеләрендә эшләгән, 65 яшьтән өлкәнрәк булган, ковид белән авырып та “Рәхмәт, доктор” акциясе кысаларында бернинди түләүләр алмаган табиблар һәм шәфкать туташларына ковидтан соң тернәкләнү өчен бирелде.

Тантаналы чара видеоэлемтә режимында 17 муниципаль берәмлектә үтте.

– Узган ел апрель аенда әлеге акция кысаларында парламентарийлар коронавирус инфекциясе белән авыручылар тормышы һәм сәламәтлеге өчен көрәшкән медицина хезмәткәрләренә дәвалану һәм тернәкләнү үтү өчен ярдәм күрсәтү йөзеннән бер көнлек хезмәт хакларын күчер-гәннәр иде. Шул акчаның бер өлешен ковид белән авырып та бернинди түләү алмаган 65 яшьтән өлкәнрәк медицина хезмәткәрләренә авырудан соң тернәкләнү өчен бирергә дигән карар кабул ителде, – диде Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, хатын-кыз депутатларның “Мәрхәмәт-Милосердие” берләшмәсе җитәкчесе Татьяна Ларионова.

Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Альмир Абашев аларга рәхмәтен белдерде. “Куркыныч янауга карамастан, сез һөнәрегезне ташламадыгыз, әле дә уңышлы гына эшләп киләсез”, – диде ул.

Безнең районда юллама 43 ел дәвамында медицина өлкәсендә эшләгән Арча үзәк хастаханәсе табиб-физиотерапевты Лилия Вагыйзовага бирелде.

– Мәктәптә укыганда биология дәресендә мин агачны чорнап алган чыбыктан коткаруым турында сөйләдем. Шуннан соң укытучы Лидия Соглобова миңа медицина институтына барырга тәкъдим итте. Шул күңелгә кереп калды. Өч ел рәттән имтихан биреп карадым, өченче елны гына керә алдым. 15нче шәһәр хастаханәсендә санитарка булып эшләдем. Кичләрен үзем шөгыльләндем, рабфакта укыдым, – диде Лилия Максутовна. – Теш табибы әзерләү бүлеген тәмамладым. Практикада Ижевскида булган идем, укуны тәмамлагач та шунда киттем. 9 ел эшләдем. Аннан Казанга кайттым. 18 поликлиникада стоматология бүлеге мөдире итеп куйдылар. Камил белән таныштым, кияүгә чыктым һәм Арчага кайттым. Ул чагында кызыбыз Аида бар иде инде.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Биредә ул “Сельхоз-химия”дә теш табибы була, аннан 9 ел дәвамында ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү бүлегендә эшли. 20 елдан артык инде физкабинетта.

– Коронавирус инфекциясе чорында мин нәкъ аның үзәгендә идем. Авырып чыкканнарны тернәкләндерү буенча физиотерапия курслары үткәрдем. Үзем бер тапкыр больничныйда, бер тапкыр изоляциядә булдым.

Саклык чараларын катгый саклау нәтиҗә-сендә генә аяктан егылмадым, – диде Лилия Вагыйзова.

Лилия ханымга шифаханәдә сәламәтлеген ныгытып кайтуын һәм дәртләнеп эшкә керешүен телибез. 

Барлыгы 44 юллама тапшырылды. Медицина хезмәткәрләре җиде көн дәвамында республика шифаханәләрендә тернәкләнү үтәчәк. Татьяна Ларионова Дәүләт Советы депутатларына, муниципаль берәмлекләрдәге хатын-кыз депутатлар берләшмәләре җитәкчеләренә бу эшне ахырына кадәр контрольдә тотарга кушты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча районы Арча хәбәрләре юллама

2
X