Шәхес культы корбаны
30 октябрь Россиядә сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне буларак билгеләп үтелә.
Тарихыбызда җан өшетерлек вакыйгалар булып калган репрессия еллары әле бүген дә күпләрнең күңелендә саклана. Ил белән Сталин идарә иткән елларда гөнаһсызга гаепләнүчеләр саны 50 миллионнан да артык дигән мәгълүмат бар. Бу исәптән уйласаң, күпме гаиләләр таркалган, балалар ятим калган...
Әдәбият сөючеләргә үзенең “Болганчык еллар” һәм “Мөһаҗирләр” тарихи романнары, “Пугач явы”, “Саламторханнар” кебек сәхнә әсәрләре белән яхшы таныш булган язучы, драматург, журналист, публицист, тәрҗемәче, 1934 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы, Ташкичү авылында туып-үскән якташыбыз Мәхмүт Галәү урынсызга гаепләнүчеләрнең берсе.
1926 елдан Советка каршы пантюркистик диверсион-террорчылык һәм шпионлык оешмасында актив катнашуы, бу оешмага башкаларны туплауда катнашканы, 1933 елдан СССР территориясендә Төркия дәүләтенә теләктәшлек күрсәтеп шпионлык эшчәнлеге алып барган өчен Галәветдинов Мәхмүд Галәветдин улы СССР Верховный Судының Хәрби коллегиясенең 1937 елның 4 ноябрь карары белән иң югары җәзага, атып үтерүгә һәм булган мөлкәтен тартып алуга хөкем ителә. Хөкем карары шунда ук үтәлә һәм ул Мәскәүдәге гомуми каберлектә җирләнә. Бер елдан аның хатыны Зәйнәпне дә кулга алалар һәм хөкем итеп төрмәгә җибәрәләр. Ә кызлары Ләләне балалар йортына урнаштыралар.
Хатыны Зәйнәпнең гаризасы нигезендә бу хөкем эше кабат тикшерелә һәм 1957 елның 9 мартында, ягъни 20 елдан соң шул ук Югары Суд Мәхмүт Галәүгә карата яла ягуларның дөрес булмавын, аның тарафыннан хокук бозу очраклары расланмавын һәм хөкем карарының дөрес чыгарылмавын раслый, якташыбызга карата ачылган җинаять эшен туктата. Бу суд карарының һәм 1957 елның 14 мартында бирелгән белешмәнең күчермәсе безнең музейда саклана, анда Мәхмүт Галәүнең үлгәннән соң халкыбыз алдында аклануы әйтелгән. Менә сиңа кеше язмышлары, ә ул елларда күпме күренекле шәхесләребез юкка чыгарылган...
Язучы Мәхмүт Галәү кыска гына гомер эчендә безгә шулкадәр кыйммәтле әдәби мирас калдырган, дәреслекләр чыгаруга ярдәм иткән, революциядән соңгы үзгәреш елларында бәяләп бетергесез эшләр башкарган. Бер нинди гаебе булмаган якташыбыз күпме газаплар кичергән, күпме язасы хезмәтләре язылмый калган, булганнарының да күп өлеше югалган. Әлегә кадәр аның үлеменең төгәл вакыты да билгеле түгел иде, 1938 ел дип йөртелде. Язучының оныклары Үзәк архивлардагы документларны өйрәнгәч кенә дөреслек ачылды. Ләкин әле Мәхмүт Галәүнең, Мәскәүдәге фатирында кулга алган вакытта, югалган язмаларының, шәхси документларының язмышлары бүген дә билгесез. Әйе, тарихта мондый мәгънәсез вакыйгалар кабатланмасын, һәркем үзенә бирелгән гомерне, үзенчә бәхетле яшәп уздырсын иде.
“Казан арты” тарих-этнография музее
директоры урынбасары Шәфигулла Гарипов
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев