erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Шәхси хуҗалыкларга субсидияләр апрель-май аенда ук килеп җитәчәк

Шәхси хуҗалыгында сыер асраучыларга быел да субсидияләр бирү каралган. Бер сыерга – 2 мең, ике сыер булса, һәрберсенә 3әр мең, өч һәм аннан да күбрәк икән, 4әр мең сум күләмендә субсидия бирелә ("Шәһри Казан", Гөлнар Гарифуллина).

 

Моннан тыш, сыер асраучыларга ветеринария хезмәте күрсәтүгә тотылган чыгымнарның 300 сумы кайтарылачак, әгәр дә ветеринария чаралары уздыру өчен килешү төзелгән булса. Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов хәбәр иткәнчә, быел бу максатларга 350 миллион сум салынган.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Субсидия алу өчен, “Минем субсидияләр” сервисындагы “Шәхси кабинет” аша электрон гариза тапшырасы була. Мондый мөмкинлеге булмаганнар, авыл җирлегенә мөрәҗәгать итә ала. Андагы белгечләр алар өчен гаризаны электрон рәвештә үзләре җибәрәчәк, дип аңлатты министр урынбасары.  
– Быел субсидияләр халыкка апрель-май аенда ук барып җитәргә тиеш.  Бу зур ярдәм чарасы булып тора. Бүген республиканың шәхси хуҗалыкларында 100 мең сыер, 300 мең мөгезле эре терлек бар. Фермер хуҗалыклары белән бергә алар республикада буенча тулаем продукциянең 50 процентын җитештерә, – дип сөйләде журналистларга Ришат Хәбипов. 

Тулырак: http://shahrikazan.ru/news/avyil/shkhsi-khualyklarga-subsidiyalr-aprel-may-aenda-uk-kilep-itchk

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X