erid:2VtzquqpS7d
Шәҗәрәләр бәйгесендә Хәсәншәехта яшәүче гаилә катнашты
Арча яңалыклары

Шәҗәрәләр бәйгесендә Хәсәншәехта яшәүче гаилә катнашты

Сабада "Без тарихта эзлебез” шәҗәрәләр бәйгесенең зона этабы узды.

Арча, Саба, Мамадыш, Питрәч, Балтач һәм Кукмара районнары вәкилләре башта нәсел шәҗәрәләрен, милли ризыкларын, нәселләрендәге үзенчәлекле экспонатларны, документларны күргәзмәдә тәкъдим иттеләр, аннан соң сәхнәгә чыгып, җыр-бию, нәфис сүздә осталыкларын күрсәттеләр.
Татарстан Республикасының Архив эшләре буенча дәүләт комитеты тарафыннан оештырылган әлеге бәйгедә районыбызның Хәсәншаех авылыннан Фәхретдиновлар гаиләсе катнашты.

Чыганак https://vk.com/arsk.tatarstan


Нет комментариев