Штерәдә 6 бала әнисез калган
Арча районының Штерә авылында яшәүче алты бала әнисез калган. Рәмзия 46 яшендә мәңгелеккә күзләрен йомган. Олырак балалар әниләренең инде кайтмасын белсә дә, кечкенә өч сабый әле дә әниләрен көтә икән.
– Без бик бәхетле балалар булып үстек. Әти-әниебез безне мәхәббәттә яшәтте. Әниебез безнең өчен бик тырышты, – дип сөйли иң олыулы 23 яшьлек Инсаф. – Болай иртә әнисез калырбыз дип уйламаган да идек. Иң кирәкле чакта яман чир алып китте. Әнинең бик тә яшисе килде. Тик теләктән авыру көчлерәк булып чыкты.
Рәмзия башта мәктәптә укытучы булып эшли. Аннан соң балалар бакчасына эшкә керә. Шул арада балалар туа. Аннары фермада мөдир булып урнаша. Соңгы елларда Казанга йөреп, хастаханәдә җыештыручы булып эшли. Беркайчанда сәламәтлегенә зарланмый. Балалары аның зарланып утырганын хәтерләми. Табында ризык, өй җыештырылган, сабыйлар назга-сөюгә күмелгән була.
– Әнием ел башында кинәт авырып китте. Ашказанына зарланды. Табибка күренгәндә соң иде инде. Казанныкылар яман чирнең 4нче стадиясе дигән диагноз куйды. Шуны ишеткәч тә, әни үләм димәде. Яшисе килде аның. Тереләсенә ышанды, – ди Инсаф. – Башта Казанда химия терапиясе алды. Хәле уңайланмады. Соңгы вакытта бик ябыкты. Без аны күтәреп кенә йөрттек. Соңгы урынга ятуыннан башка тормады инде. Авыртуы көчле булса да, ул безне янына чакырып кочаклый иде. Әтине дә чакырып кулларыннан тотып торды. Мөгаен, үләсен сизенгәндер.
Китәсе көнне Рәмзия бик сызлана. Авыртуга түзә алмый. Аптырагач, балалары аңа укол ясый. Шуннан соң бер сәгать тә узмый, ул күзләрен мәңгелеккә йома.
Инсафтан соң туган Илүзәгә – 21, Камиләгә – 18 яшь. Берсе дә тормыш кормаган. Кечерәк сабыйлар Илзирәгә – 12, Данирга – 6, Зәлиягә 5 яшь тулган.
Абыйлары Илзирә, Данир белән Зәлиянең әниләрен көтүләрен әйтә. Балалар әлегә берни аңламый калганнар. Менә-менә кайтып керер дип уйлыйлар икән.
– Безгә бик авыр. Әни җитми. Әти дә бик кайгыра. Безгә күз яшен күрсәтмәсә дә, үз бүлмәләренә кереп китеп, яту ягын карый. Киләчәктә дә бердәм булып, әниебезнең рухын шатландырып, сеңел-энеләремә терәк булып яшисе иде, – ди ул. – Безгә әниемнең апалары, әтиемнең туганнары ярдәм итеп тора. Авыр чакта кайгыбызны уртаклашкан авылдашларга, якыннарыбызга мең рәхмәт. Мондый авыр хәсрәт башкаларны урап узсын. Ятимлек ачысын күрергә язмасын. Бар теләгебез – сеңелләребезне генә тартып алмасыннар иде.
Теләгән кешеләр Мөхәммәдьяровларга ярдәм итә ала. Андыйлар өчен Мөхәммәдьяров Илдус Минҗан улы исемендәге Саклык банкы картасы номеры: 5469620011978192
Хәбәрләшү өчен уллары Инсафның телефон номеры: 89647839875
Гөлгенә ШИҺАПОВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев